Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Уртак максат белән берләшкәннәр

Бүген Әсәй мәчетендә районыбыз имамнары белән очрашу узды

Җыелышның максаты – махсус хәрби операция уздыру зонасында булган солдатларга ярдәм күрсәтү һәм аларга ярдәм итү турында көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү иде.

Түгәрәк өстәл артында Азнакай районы башлыгы урынбасары Роза Галеева, Әсәй авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Дәминова, мөхтәсиб Азат Талибуллин, Әсәй авылы имам-хатыйбы Рәфис Мөхәммәтов, авыл имамнары очрашты.

Мәҗлес барышында Роза Галеева солдатларга ярдәм күрсәтүдә булган бердәмлекнең мөһимлеге турында сөйләде һәм имамнарны җиңүгә якынлашу өчен халыкны берләштерергә чакырды.

Кунаклар арасында волонтер Айгөл Шакирова да бар иде. Ул беренчеләрдән булып солдатларга коры ашлар әзерли башлаган. Аның үзенең ире дә махсус хәрби операция уздыру зонасында. Барысы да аш-су әзерләү өчен кечкенә кухнядан башлана. Айгөл Шакирова шулпа өчен яшелчә һәм ит киптерә башлый. Тиздән Айгөлнең инициативасын башкалар да күтәреп ала.

Айгөл Шакирова үзләренә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтле.

– Солдатларның өй җылысын тоюларын теләдем, – ди ул.

Районыбызда солдатларга ярдәм итү тулы көченә бара. Кемдер маскировка челтәрләре үрә, кемдер камыр ризыклары, коры ашлар һәм кайнатмалар әзерли. Аларның барысы да җиңүне бердәмлек аша якынайтырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев