Әнвәр Маннап улы Маннаповның бала чагы, үсмер еллары авыр, дәһшәтле сугыш чорына туры килеп, аны да иртәли сыный, чыныктыра.
Өлкәннәр белән тормыш арбасына җигелеп, колхозның бөтен төр эшенә йөри: кырда эшли, молотилкада салам тарттыра, көлтә биреп тора, элеваторга ашлык та ташый. Җиде сыйныфны тәмамлагач та шул бригадада тагын 3 ел ал-ял белми хезмәт куя.
Бөек Ватан сугышы афәт-авырлыкларын үз җилкәсендә үткәргән ветеранның күңел халәте шигъри юллар булып үрелә:
...Яшүсмерләр җилкәсенә
Калды бөтен авыр эш.
Кайсы ура, кайсы утый,
Кайсы ашлык җилгәрә.
Тырышмыйча гына булмый,
Икмәк кирәк, икмәк кирәк,
Икмәк кирәк илкәйгә!
Кыр эшендә шау-гөр килеп
Эшли япь-яшь малайлар,
Көне-төне йөреп атта
Ашлык ташый бабайлар:
Икмәк кирәк, икмәк кирәк,
Икмәк кирәк фронтка.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев