Сәпәй һәм Мачаклыбаш авылларында Җиңү бәйрәме киң колач белән узды
Сәпәй һәм Мачаклыбаш авылларында Җиңү көне уңаеннан зур бәйрәм чаралары узды
Бу көн авыл халкын берләштергән, хәтер һәм горурлык хисләре белән сугарылган чын халык бәйрәменә әверелде.
1 нче мәктәп укучыларының сафка тезелеп, төгәл адымнар белән үтүе тамашачыларда аеруча соклану уятты.
– Балаларның шулай тырышып чыгыш ясаулары күңелне күтәрә, бу – чын патриотик тәрбия, – ди сәпәйлеләр.
Чара барышында балалар өчен рәсем конкурсы оештырылды. Кечкенә катнашучылар үз эшләрендә тынычлык, батырлык һәм Җиңү темаларын чагылдырды.
Аеруча игътибарны җәлеп иткән конкурсларның берсе – балалар арбаларын бизәү бәйгесе булды. Катнашучылар барлык фантазияләрен эшкә җигеп, коляскаларны бәйрәм символлары, тасмалар һәм чәчәкләр белән бизәде.
Бәйрәм кысаларында Әлфия Сәлифовага “Азнакай волонтеры” медале тапшырылды.
Чарада авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева катнашып, барлык җыелучыларны бәйрәм белән котлады:
– Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Безнең төп бурыч – тарихны саклау һәм яшь буынга җиткерү. Мондый чаралар шуңа хезмәт итә, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев