Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Сәпәй авылында солдатка озату йоласын яңартканнар

Элек армиягә китүче егетләрне зурлап, туганнарны, дусларны җыеп, мәҗлесләр ясап озату гадәте бар иде.

Авылларда гармун тартып, урам әйләнүләрне хәзер сагынып сөйләргә генә калды.

Шулай да, заман нинди генә булмасын, егетләрне ил сакларга озату – ул дулкынландыргыч вакыйга. Бүген дә һәрбер әти-әни йөрәгеннән өзеп җибәрә бәгырь җимешен, аның исән-сау әйләнеп кайтуын тели.

Егетләр тормышында  армиягә китү көне гомерлек истәлек булып калсын өчен, Сәпәй авылында борынгы йоланы яңартырга булганнар. Мәдәният йортында Эмиль Григорьевне  озатканда бөтен шартын китереп бәйрәм ясаганнар.

“Авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева, ветераннар советы рәисе Галия Хәева изге теләкләрен җиткерделәр, Альберт хәзрәт догасын кылды. Ризык туган йортка тартып кайтырсын дип, Эмильгә икмәк тә каптырдык,” – ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйсән Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев