Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын Җиңү бәйрәме белән котлады

Кадерле ветераннарыбыз, өлкәннәребез! Хөрмәтле азнакайлылар!

Сезне җир йөзендәге иң кадерле һәм бөек бәйрәм – Җиңү көне белән ихлас күңелдән котлыйм! Җиңү көне – тирән кайгы һәм шатлык яшьләренә чыланган, һәр гаилә йөрәк түрендә кадерләп саклый торган, Ватаныбыз иминлеге хакына гомерләрен корбан иткән курку белмәс каһарманнар данын зурлап искә ала торган олы бәйрәм.

Бу көнне озын-озак, авыр фронт юлларын кичкән, бар җиһанга Бөек Җиңү – азатлык яулап алган ветераннарыбызны тагын бер кат хөрмәтлибез, чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Илгә Җиңү яулаган хөрмәтле ветераннарыбыз, тылда армый-талмый хезмәт куйган апаларыбыз, тормышның бар михнәтен татыган сугыш чоры балалары! Сезгә зур сынаулар, ачы язмышлар аша үтәргә туры килде, сез аларны лаеклы җиңеп чыктыгыз. Сезнең буын гаделлекнең, рухи ныклыкның, фидакарьлекнең иң бөек үрнәге. Тылдагылар, сугыш балалары ал-ял белми хезмәт итеп, Җиңүне якынайтуда бар көчләрен куйганнар. Фронтта дошманга каршы сугышкан, көн-төн тылда эшләгән, яралы солдатлар тормышын саклап калу өчен көрәшкән барлык ветераннарга бүген без ихлас йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Яу кырында батырларча һәлак булганнар, инде арабызда юкларның рухлары алдында хөрмәт белән баш иябез.

Аларның исемнәре хәтерләребездә кадерләп саклана. Вакыт аяусыз алга йөгерә. Елдан-ел Бөек Ватан сугышында катнашучылар, әлеге дәһшәтле сугышның шаһитлары булган якташларыбыз кими бара. Районда Бөек Ватан сугышы ветераны – 103 яшьлек Гайнулла Гаффаз улы, сугыш ветеранының 270 тол хатыны һәм тыл хезмәтчәннәре, 2431 сугыш еллары баласы яши.

Аларның Ватанга тугрылыклыгы, ныклы ихтыяр көче һәм ныклыгы безнең өчен үрнәк булып тора. Бүген дә җиңүчеләрнең оныклары һәм оныкчыклары кабат заман янауларына һәм чакыруларына җавап бирәләр, неонацизмга каршы көрәштә тарихи хакыйкатьне яклыйлар, Ватаныбызны намус белән саклыйлар.

Илебез иминлеген саклап, 368 ир-егетебез махсус хәрби операциядә катнаша. Аларның Ватанга тугрылыгы, патриотлык хисләре алдында баш иябез һәм җиңү яулап туган якларына әйләнеп кайтуларын
көтәбез.

Без әфган, чечен сугышларында иминлек өчен көрәшкән лачын егетләребезне дә данлыйбыз. Хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булганнарның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.

Сезнең барчагызны Җиңүнең 79 еллыгы белән тәбрикләп, ныклы сәламәтлек, бәхетле тормыш телим! Күкләребез аяз, ил-көннәребез имин, бәрәкәтле булсын!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев