Мәндәй кызлары җырлый-җырлый сетка үрә
Мәндәй авылы халкының фронтка ярдәме туктамый. Бүгенге көндә дә биредә бу юнәлештә эш дәвам итә. Кызлар җырлый-җырлый маскировка сеткасы үрәләр.
.jpeg)
«Болай эш тагын да тизрәк бара. Авылдашларның барысына да рәхмәт, кем акчалата, кем әйберләр, кем кул эше белән ярдәм итә,» — ди волонтёр Лена Уразмәтова.

Ноябрь азагыннан гыйнвар башына кадәр генә дә җәйге һәм кышкы 9 маскировка сеткасы үргәннәр, 142 окоп шәме ясаганнар. Шулай ук урын-җир япмалары, киемнәр, азык-төлек җыеп тапшырганнар. Барлык әйберләрне төп җыю пунктына Насих хәзрәт Хәкимов илтә. Кечкенә авыл өчен бу зур эш. Тамчыдан күл җыела, дигән халык.
.jpeg)
Чарадан тулырак ВИДЕО
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев