Мәнәвез авылында Җиңү көне митингы: буыннар бәйләнеше һәм хәтер дәресе
Мәнәвез авылында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чарада авыл халкы, кунаклар һәм укучылар актив катнашты
Алар Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларын, көн дими, төн дими тылда тир түккән якташларын, “әти” сүзен әйтергә зар булган сугыш чоры балаларын искә алдылар.
Аеруча игътибарны 9 нчы мәктәп укучылары чыгышы җәлеп итте. Алар патриотик шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды.
– Балалар ел саен Җиңү бәйрәмендә катнашып, өлкәннәргә бәйрәм кәефе бүләк итәләр. Буыннар бәйләнеше, хәтер һәм батырлыкның мәңгелек кыйммәтләр булуын балаларга өйрәтү – безнең төп бурыч, – ди авыл клубы җитәкчесе Гөлназ Исламова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев