Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Маликова Асия Шәмси кызы #МинемГеройМинемГаилә

Бөек Ватан сугышында 9400 яралыны коткарган кыю йөрәкле, ныклы ихтыярлы, данлыклы шәфкать туташы Маликова Асия Шәмси кызы 1922 елның 16 нчы мартында Сарман районы Яңа Имән авылында туа, алты балалы гаиләдә үсә

Маликовлар нәселе дан казанган хәрбиләргә бай була – Шәмсимөхәммәт, Хәмит, Атлас Маликовлар кебек Асия Маликова нәселебезнең атаклы хәрбиләр сафында була!

Сугышка хәтле ул Казан медицина училищесында укый. 20 яшь тулырга бер ай калганда, 1942 елның февралендә, фронтка үзе теләп китә – аны Воронеж тирәсенә җибәрәләр. Беренче вакытны дошманнар чолганышына да эләгергә туры килә. Хәрби-санитар эшелон (летучка) Дон елгасы аркылы үткәндә дошманнар бомбалый һәм эшелон күпер астына китә. Шунда аның умыртка баганасы имгәнә һәм ул гомер буе умырткасын тотып торган тимер корсет кияргә мәҗбүр була. Әле күз кабагына кыйпылчык та эләгә һәм ул шунда кала.

Сталинград өчен көрәштә катнаша, аны бөтенләй азат иткәнчегә хәтле шунда була. 1943 елның март аеннан 5 нче һөҗүм армиясе составында 829 нчы хәрби-санитар летучканың (эшелонның) 161 нче кыр эвакуацияләү пунктында шәфкать туташы булып хезмәт итә. Берлинны алуда катнаша, Рейхстаг диварында «Здесь была Ася» язуын калдыра.

Аның сөйләвенчә, Көнбатыш Украинада булганда, аларның ашарларына булмый һәм ул хезмәттәш кызлары белән җиләкле җиргә тап була. Тамакны аз булса да туйдырыр өчен җиләк җыярга дип үрелгәндә мина чыбыкларына ялгыш тими калмый – адашы – Ася исемле иптәш кызы Асия апаны коткарып кала. Бу бандерачыларның тозагы булган ди.

Шулай ук ул Берлинга килеп кергәч, «буттерброден, буттерброден» дип кулларын сузган ач алман (немец) балаларын да кызганып искә төшергәләгән булган. Дошман баласы да бала бит, хатын-кызлардагы аналык хисе үзенеке-читнеке дип аермый!

Авыртудан түзәр хәле калмаган яралы сугышчылар бөтен яктан «Ася, Асенька, помоги!» дип кычкырганнары туында хатирәләр шулхәтле җан әрнеткеч, Асиянең шул хәлдә нинди көч белән эшли алганын күз алдына да китерү авыр. Хәтта шундый очрак була: яралы солдатның итеген салдырганда, яшь кызның йөрәге жу итә – яралының шартлаудан соң аягы инде өзелгән була. Менә нихәтле коточкыч ул кеше газабы һәм сугыш дигәне!

Берлиннан ул искитмәле матур күлмәк белән кайта. Әнкәсе Нурлыхода дәһшәтле сугыштан яраланып кайткан кызын аякка бастыра – мунчалар кертә-кертә, шифалы үләннәр белән дәвалап. Аңарда кешене дәвалау сәләте була – гражданнар сугышында актив катнашкан ире Шәмси бабай да (тулы исеме Шәмсимөхәммәт) коточкыч җәрәһәтләрдән соң да Нурлыхода әби тырышлыгы белән исән кала.

1946 елда бертуганы Әминә апа белән Таҗикистанга китәләр. Анда ул элекке Ленинабад өлкәсенең (хәзерге Согуд өлкәсе) Пролетарск районы, Пролетарск бистәсендә яши, андагы хәрби сырхауханәдә операция шәфкать туташы булып эшли. Кияүгә чыгып, Лира белән Венера исемле ике кыз үстерә.

Архив язмасы буенча барлыгы 9400 яралыны яу кырыннан чыгарган. Яралыларны коткаруда Кызыл Армиянең Висла, Одер елгаларында һөҗүм операцияләре вакытында һәм Берлинны алганда үзен аеруча күрсәтә. 3-4 ай эчендә 3200 кешене яу кырыннан үлем тырнагыннан тартып ала һәм аларны хәрби-санитар эшелонда алып барганда, берсе дә үлми! Дошман авиациясе бомба атканда да ул гел үзенең постында була. Шундый менә мактаулы тасвирлама бирелә курку белмәс кызга.

Санитар хезмәт күрсәтүнең отличнигы, «Сталинград оборонасы өчен», «Хәрби казанышлар өчен», «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә, югары дәрәҗәдәге хезмәте өчен яралылардан һәм командованиедән лаеклы мактау һәм рәхмәт сүзләренә ия була. Сугыш азагына ул медицина хезмәтенең старшинасы була.

1985 елның 6 нчы апрелендә СССР Оборона министрлыгы тарафыннан Асия Маликовага II дәрәҗә Ватан сугышы ордены тапшырыла.

Элек Сарман районына кергән, хәзерге вакытта Әлмәт районына карый торган, авылны нигезләүчеләр арасында Асиянең әткәсе Шәмсимөхәммәт Маликов булган Салкын Алан авылының мәдәният йортында Бөек Ватан сугышы елларыннан документаль фильм күрсәтәләр һәм шунда авылдашлар каһарман кызны танып алалар – Асия Маликова сугыш хроникасына кереп калган.

Кызганыч, батырлар юлы катлаулы була. 1994 елның март аенда 72 яшендә Асия Маликова вафат була. Әмма аның якты истәлеге әле дә яши, аның үрнәге көчле булырга илһамландыра!

Габитова Ландыш Равил кызы, Әгерҗе авылы, Азнакай районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев