Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Күңеле пакъ калган

Сугыш башланыр алдынан Балтачта туган Миңнегөл. Аларның бәхетенә, әтиләре Арслан фронттан 1946 елның җәендә исән-имин әйләнеп кайтып, ятимлек ачысын татудан йолып калган.

Ире кайтып озак та тормастан, балаларын калдырып, икенче кешегә кияүгә чыккан  әниләрен алар кичерә дә, үскәч аның белән аралаша да алмаган. Дини белемле, гадәттән тыш тыйнак, алар өчен үлә язып торган үги әниләре Атлас белән Миңнегөлне үзенекеләрдәй тәрбия кыла. Алар өчен әни бары тик ул гына була. Абыйсы белән икесенең дә укуны тәмамлагач медицинаны сайлауларына да шул әниләренең авыл медпунктында санитарка булып эшләве йогынты ясамый калмагандыр. Тик менә табиб белгечлеге алып уңышлы гына эшләп йөргән, хөрмәт казанган Атласның гына гомере кыска була...

Кабаттан туган якларына кайтып Балтачта төпләнгәнче язмыш Миңнегөлне авылдаш егете белән гаилә кордырып, чит җирләрдә дә йөртеп, тормышның агын-карасын күрсәтеп ала. Әдибе белән илле елга якын бер-беренә терәк-таяныч булып, тату гомер итәләр. Шулай булмаса, биш бала үстереп аякка бастыра алырлар идемени?! Үзбәкстанның уран шахталарында халыкка медицина хезмәте күрсәткәндә баштан кичергәннәрне күзалласаң, үзе бер роман язмалы.  Азнакайга кайткач Тимәш фельдшер-акушерлык пунктында да җаваплылык  җитәрлек була: 6 авыл халкы өстенә Холмовкадагы бетон заводының 300 кешелек хезмәт коллективын да беркетәләр. Район үзәк сырхауханәсенең хирургия бүлегендә шәфкать туташы, санэпидемстанциядә санитария-агарту эшен оештыручы, 89нчы прфтехучилищеда здравпункт мөдире, янәдән үзәк сырхауханәнең медоткабинет җитәкчесе, Балтач фельдшер-акушерлык пункты мөдире... Кыскасы, кая кирәк тапсалар-шунда. Кырык ел гомер менә шушы җаваплы да, тынгысыз да хезмәттә үткән дә киткән. Заманында терәүгә калган авыл медпунктларын яңарту, төзетү артыннан йөрүләр, халык белән профилактик чаралар үткәрү, район гына түгел, Татарстанның фельдшерлар советы әгъзасы буларак, республикакүләм семинарлар оештырулар...

Әле ярый Әдибе аның эш үзенчәлекләрен аңлый, шулай булмаса, өйдәге биш баланы, авыру әтиләре белән әниләрен көйләргә, өелеп торган-эш-мәшәкатьләргә ничекләр җитешелер иде. Ире белән яшәлгән һәр мизгелне кадерләп бүген дә күңел сандыгында саклый, аның рухына дога кылып яши ул. Балаларының да барсын да белемле итәргә тырыштылар. Олыны-кечене хөрмәтләп, тормыштан, үзләре сайлаган һөнәрләрдән тәм һәм мәгънә табып яшиләр.

 ТР ның сәламәтлек саклау отличнигы, югары категорияле фельдшер, күп тапкырлар социалистик ярыш алдынгысы, коммунистик хезмәт ударнигы исемнәрен яулаган Миңнегөл Вафина хезмәттәшләре –район үзәк сырхауханәсе коллективы белән тыгыз элемтәсен югалтмый, кадер-хөрмәтләрен тоеп яши. Бу көннәрдә ул коллегаларыннан юбилее белән котлаулар кабул итте.

– Гомереңдә нинди генә авырлыклар күрсәң дә, шәфкать ияләрен тиңләгән ак чәчәкләр кебек күңелең пакъ калган, Миңнегөл Арслановна, – диде аны котлап баш табиб урынбасары Рашат Хуҗин. – Син үзеңнең олпат хезмәт юлың белән безнең яшь алмашка олы үрнәк булып торасың. Ходай иңдергән иман дөньясыннан үзеңә шулай көч һәм тынычлык алып, балаларың игелегендә, җан җылысында әле озак яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев