Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Ярдәм янәшә

Алар безгә рәхмәтле

Бүгенге көндә районыбызның 267 ир-егете махсус хәрби операциядә катнаша. Аларның гаиләләрендә 207 бала тәрбияләнә. Ир-егетләребезнең 80 процентының әти-әнисе бар. Әнә шулай гаиләләренә, якыннарына да бик тә кирәкле булуларына карамастан, алар кулларына корал алып илне фашизмнан якларга киттеләр. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин әйткәнчә, алар җирлегебезнең олы горурлыгы, заманыбызның чын геройлары. Әлеге карарга килеп, кадерлеләренә дә: “Без булмасак, ә кем?” – дигән сүзләр әйтеп киткән алар.

 Яшәү белән үлем арасында йөргән, салкын окопларда көн күргән якташларыбызның хәлен аз гына булса да җиңеләйтү, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итү – безнең төп бурычыбыз. Актив гражданлык позициясендә булган, үз илен яраткан патриотик рухлы һәркем бу изге эшләргә алынды да. Кызганычка каршы, читтән генә күзәтеп, битарафлыкта яшәүчеләр дә бар.

 Азнакай халкы борын-борыннан бер-беренең хәлен аңлап, ярдәмләшеп яшәгән. Без моны төрле дәверләрдә кичерелгән авырлыклардан да белеп торабыз. Волонтерлар ялгызлыкта калган өлкәннәрне, физик мөмкинлекләре чиклеләрне, язмыш зур кайгыларга дучар иткәннәрне беркайчан да ташламыйлар. Аларның пандемия чорындагы фидакарьлекләрен дә онытырга мөмкин түгел. Ә инде узган елның февраленнән бу бердәмлек тагын да зурырак мәгънә һәм колач алды. Җирлегебездә әнә шулай көчле волонтерлар берлеге барлыкка килде. Аның составында райондашларыбызның зур күпчелеге. Гади эшчеме ул, авылда яшәүчеме, эшмәкәр, җитәкче, депутат, укучы, студент, пенсионер, бюджет һәм сәнәгать хезмәткәрләре... – барыбыз бер йодрыкка тупландык. Фронт өчен ниләр генә җыелмый: экипировка һәм техника, төзелеш материаллары, инструментлар, кием-салым, азык-төлек... Берәүләр машиналарын җибәрсә, икенчеләр шәхси умарталыгыннан күпләп балын, җиләк-җимешен, яшелчәсен озата. Хуҗабикәләребез ике ел дәвамында токмач кисүләрен, кайнатма, коры аш чималы әзерләү, сеткалар үрү, җылы оекбашлар бәйләүне туктатмый. Мәктәп укучылары җан җылысы салынган хатлар язалар... Хәер, игелек гамәлләрен санап кына бетермәле түгел. Мәдәният йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәчетләр остаханәләргә әверелде. Хәрби бурычларны үтәүдә кирәкле машинага таккычлар, тимер мичләр әзерләүдә ир-егетләребезнең тәҗрибәсе һәм эшләнмәләренә башка районнарның да хәҗәтлеге чыгып, аларга да зур ярдәм күрсәтелде. Безнеке, сезнеке дигән бүленешкә урын юк, фронттагы һәр солдат безнең игътибар-ярдәмгә мохтаҗ.

 Район башлыгы Марсель Шәйдуллинның, җитәкчеләр һәм депутатлар корпусы, эшмәкәрләр, район халкы тырышлыгы белән хәрби операция барган урынга, госпитальләргә, әлеге регионнарда яшәүчеләргә 57 конвой, ягъни 35 миллион сумга якын 73 тонна гуманитар ярдәм җибәрелде. Аларны илтеп тапшыруда районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмасы җитәкчесе Илсур Идиятов (9 тапкыр барды!), “Престиж-агро” җитәкчесе Мансур Фәсхетдинов, депутат-җитәкчеләр Руслан Мөгътәсимов, Илтөзәр Газизов, беренчесендә машина алып барган, аннары тагын Дан паркы булдыруда катнашкан урман хуҗалыгы директоры Эдуард Чикуров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев үзләре теләк белдереп, якташларыбыз белән очрашып кайттылар.

 –Үзебезнең туып-үскән яктан һәрчак ярдәм һәм кайгырту тоеп тору бездә ышанычны ныгыта, рухи көч өсти, безнең өчен шунысы да мөһим, –  бу – хәрби операциядә катнашкан егетләребезнең сүзләре. Аларны интернет челтәрендә язып та торалар, Азнакайдан килүчеләргә әйтәләр, ялга кайткач район башлыгы Марсель Зөфәр улы белән очрашуларда да белдерәләр. Районыбыздан килгән һәр әйбер уртак булып, аларның көнкүрешен булдыруга тотыла. Солдат егетләребез Азнакайдан килгән стоматология кабинеты, машиналар, генераторлар, тепловизорлар, квадрокоптерлар һәм башка кирәк-яраклар өчен бик тә рәхмәтле. Әле шушы көннәрдә генә бер оешма “Урал” машинасы озаткан иде. Аны медицина хезмәтенә көйләп, яу кырыннан яралыларны алып чыгуда кулланалар. Нинди киң күңелле кешеләр тупланган хезмәт коллективларыбыз бар! Ярдәм җыю үзәгенә китерелгән 10 метрлы тимер сеткаларны да блиндаж һәм окопларны каплауда файдалануларын әйтеп язалар. Әйе, әнә шулай һәр нәрсәне нәтиҗәле файдалана алар.

 Районның хәрби операциядәгеләргә ярдәм оештыру штабы кирәк-яракларны барлау, туплау, озатудан тыш, аларның гаиләләре, якыннары белән дә тыгыз элемтәдә тора. Аларга көнкүрештә, башка мәсьәләләрдә килеп чыккан проблемаларны хәл итүдә булышу, юридик консультация, ташламалар хакында аңлатулар... – барысы да дәвам итә. Моның өчен телеграм каналында махсус чат та бар. Сүз дә юк, ул очрашып, кара-каршы сөйләшүләрне алыштыра алмый. Эчкерсез әңгәмәләрдән соң һәркем җанына тынычлык алып китә. Шуңа да, әлеге гаиләләр белән эшләүче җаваплы җитәкчеләр, активистлардан тагын бер кат ешрак очрашып, хәлләрен белешеп торуларын сорар идек. Барыбызга да олы үрнәк: район башлыгының ишекләре ялга кайткан егетләребезгә дә, аларның якыннарына да, гомумән, һәр азнакайлы өчен һәрчак ачык һәм бер генә гозерне дә үтәмичә дә, җавапсыз да калдырганы юк.

 Инде югарыда әйтелгәнне ассызыклап шуны әйтәсе килә: илебез өчен иң җаваплы, авыр чорда беребез дә ил иминлеген саклаучыларга ярдәм итүдән читтә калмасак иде! Азнакайда олы җанлы, патриотик рухлы, бердәм һәм тырыш халык яшәвен әнә шулай изге гамәлләребез белән дәлиллик, батыр якташларыбызга терәк, таяныч, җиңү яулауда бергә булыйк!

Эльвира Галиева, районның хатын-кызлар советы һәм “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев