Җиңү бәйрәме акцияләрендә катнашыйк!
ҖИҢҮ

Җиңү бәйрәме акцияләрендә катнашыйк!

Хөрмәтле азнакайлылар!

9 май – Җиңү көнендә иртәнге 9.00 сәгатьтә “Үлемсез полк” акциясенә кушылып, тәрәзәләрдән илгә Җиңү яулаган әби-бабайларыбыз фотосурәтләрен күрсәтеп, аларның якты истәлекләрен яңартыйк. Ә инде кичен – 21.00 сәгатьтә “Хәтер шәме” акциясе старт алачак. Яугирләребез рухларына мәдхия белдереп, тәрәз төпләрендә шәмнәр яндырыйк.

Бу көнне радио-телевидение, социаль челтәрләрдә җитәкчеләребезнең котлаулары, күптөрле акцияләр дәвам итәчәк. Аларга бердәм кушылыйк!

9 майда районыбыз җитәкчеләре сугыш ветераннарын тантаналы төстә өйләренә барып котлаячак. 


Нет комментариев