Азнакайлылар Җиңү диктанты яздылар
Бүген азнакайлылар, Бөтенроссия акциясенә кушылып, шәһәребезнең 5 нче мәктәбе базасында «Җиңү диктанты» яздылар.
Роспотребнадзор таләбе буенча, анда нибары 50 кеше – мәктәп директорлары, тарих һәм татар теле укытучылары катнашты, ә 200 гә якын укучы диктантпобеды.рф сайтында теркәлеп, онлайн язды.
Алар 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышы тарихы буенча 25 сорауга җавап бирделәр.
– Соңгы елларда Бөек Ватан сугышы тарихын бозып күрсәтергә теләү очраклары күзәтелә. Диктант аны өйрәнүгә, патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән, – ди мәгариф идарәсе начальнигы методисты, район буенча әлеге чараның кураторы Миләүшә Галимҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев