ҖИҢҮ
Азнакайда “Хәтер бакчасы”на нигез салынды
Бүген азнакайлылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылдылар.
Акциядә катнашучылар Монолит микрорайонында 550 төп юкә агачы үсентесе утырттылар.
- Шәһәребез елдан-ел яшелләнә, матурлана. Бүген шундый изге халыкара чарага кушылып, шәһәрнең яңа өлешендә “Хәтер бакчасы”на нигез салдык. Монда шулай ук ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан да агачлар утыртачакбыз, - диде район башкарма комитеты рәисе Айдар Шәмсетдинов.
Изге эштә катнашучылар арасында Монолитта яшәүчеләр дә бихисап иде. Гаиләләре белән чыгучылар да булды. Иң мөһиме, барысы да саклык чараларын күргән.
- Мәктәп елларында юл буйларында, урманнарда агач утырту мизгелләре әле дә күңелләрдә матур хатирә булып саклана. Бүген утырткан агачлар да үсеп, биредә гүзәл парк булыр дип уйлыбыз, - ди Лилия ханым.
Акцияне оештыручы – 4 нче ТОС рәисе Нурия Хаҗипова.
- Узган ел Ютазы тракты урамына агачлар утырткан идек, быел балалар мәйданчыгы тирәсен төзекләндерергә булдык. Безнең башлангычны хуплап, шимбә өмәләрендә, агач утырту акцияләрендә актив катнашкан һәркемгә рәхмәт, - ди Нурия Касыйм кызы. – Үсентеләр белән тәэмин иткән Азнакай урман хуҗалыгына да ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
“Хәтер бакчасы” акциясенең максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион совет кешесе хөрмәтенә парк һәм скверларда шулкадәр агач үсентесе утырту.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Галерея
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев