Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайлылар «Хәтер бакчасы»на нигез салдылар

Бүген азнакайлылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылдылар

Акциядә катнашучылар Җиңү паркы территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез хөрмәтенә алмагачлар утырттылар.

- Бүген коллективыбыз белән шундый изге чарага кушылып, агачлар утырттык, алар барысы да үсеп китеп, "Хәтер бакчасы" азнакайлыларның тагын бер яраткан ял урынына әйләнсен иде, - ди шәһәр прокуроры Рим Сөнгатуллин.  

-Бүгенге көндә Украинада барган махсус хәрби операциясендә катнашучы егетләребезне зурлап, хөрмәтләп, 51 төп алмагач утырттык. Бүген илебез иреге өчен көрәшүче якташларыбызның һәрберсе исән-сау булып, туган якларына әйләнеп кайтсыннар иде, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнанов. 
 

 

Изге эштә катнашучылар арасында яшьләр, мәктәп укучылары да күп иде. Бу әлеге изге эшнең никадәр игелекле чара булуын, ватанпәрвәрлек хисләренең югары булуын ачык күрсәтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев