Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайлылар гуманитар ярдәмне җибәрделәр

Игелекле эштә катнашучы волонтерлар дүрт тонна гуманитар ярдәм төяделәр

Донецк, Луганск республикаларында, Херсон өлкәсендә хезмәт итүче егетләребезгә якыннарыннан һәм районнан посылкалар, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре, юрганнар кебек кирәк әйберләр җибәрелде. Шулай ук госпитальгә дә медикаментлар, коляска һәм башка кирәк-яраклар юлланды.

—    Илебез өчен көрәшүче егетләргә чираттагы гуманитар йөкне җибәрәбез — шәхси һәм район әзерләгән посылкалар, көнкүреш кирәк-яклары, медикаментлар. Шулай ук сугышчыларыбыз сораган «Нива» машинасын да озатабыз. Донецк, Луганск, Херсон юнәлешләренә гуманитар ярдәмне җибәрәбез. Барлык азнакайлыларга, волонтерларга, җитәкчеләргә битараф калмыйча, әлеге изге эштә катнашканнары өчен зур рәхмәт. Яу кырындагы егетләребез — чын Ватан саклаучылары! Исән-имин кайтсыннар, — дип сөйләде Марсель Шәйдуллин.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев