Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайда район башлыгы кубогына чаңгы ярышлары үтте

Якшәмбе көнне Азнакайда район башлыгы кубогына узган чаңгы ярышларының алтынчы этабы үтте.

Көн суык дип тормаганнар, спорт сөючеләр арасында балалар да, өлкәннәр дә күп булды.

Ярышлар Ватан сакчысы көне уңаеннан оештырылды.

– Турнир «Барысы да җиңү өчен» шигаре астында үткәрелә. Аннан  кергән керемнәр үзебезнең егетләребезгә ярдәмгә китәчәк, – ди ярышны оештыручы Данис Мусин.

Бу көнне ир-атлар – 11, хатын-кызлар 6 чакрым арага узышты. Әмир Фәттахов, Рәмис Кәримов, Рамил Халиков, Данис Мусин, Салават Шәрәфиев, Глеб Морзалев, Әдилә Халикова, Николай Юлдашев, Ксения Тазова, Резеда Шәрипова, Нәфисә Шәфыйкова, Рәзилә Шәрипова 6 нчы этап җиңүчеләре булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев