Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайда Җиңү көне тантана итә

Иң якты, садә бәйрәмнәребезнең берсе булган Бөек Җиңү көнен азнакайлылар быел да күтәренке рухта, зур дулкынлану белән каршы алды

Бәйрәмнең төп өлеше «Юбилейный» стадионында үтте.

Кызганычка каршы, ветераннарыбызның сафлары елдан-ел сирәгәя бара. Бүгенге көндә нибары бер генә ветераныбыз – Гайнулла ага Әюпов кына исән-сау.

Стадионга беренчеләрдән булып хәрби машиналарда сугыш чоры балалары, тыл фидакарьләре керделәр.  Аларны халык дәррәү алкышлар белән аягурә басып каршы алды.

Үзешчәннәребез әзерләгән театральләштерелгән күренешләр сугыш чорларында йөртте, күңел төпкелләрен айкап, күзләргә яшь тамчылары элдерде. Югалту-михнәтләр хисабына яуланган бу Җиңүнең кадерен, аның кыйммәтен бүген тагын да ныграк аңлый башладык.

– Районыбыздан фронтка киткән 16 мең азнакайлының нибары яртысына якыны гына туган якларга әйләнеп кайта алган.Бу сугышның кайгылы җиле һәр гаиләнең язмышына кагылды, әмма рухыбызны гына сындыра алмады. Җиңү солдатлары, көнне-төнгә ялгап тылда хезмәт куйган райондашлар, ул елларның бар михнәтен күргән-кичергән сугыш чоры балалары алдында без барыбыз да олы бурычлы. Украинада барган махсус хәрби операциядә дә Азнакай егетләре тиңдәшсез батырлык күрсәтә. Аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп калабыз, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин, тантананы ачып.
 

Азнакайлыларны котлап, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Мөхәммәдиев, Таһир Һадиев, республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнигы Руфат Гайнетдинов чыгышларында районыбызның батыр ул-кызлары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларына дан һәм хөрмәт чагылды, бәйрәм белән котлап, алар ил-көннәргә иминлек, изге теләкләрен юлладыла

Таһир Һадиев азнакайлыларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен җиткереп, үткәнебезне, тарихыбызны беркайчан да онытмаска чакырды.

- Бүген кайбер илләр үткәнебезне, оныттырыр өчен бөтен көчләрен куялар, әмма без бирешергә, илебезгә Җиңү бүләк иткән буынны, данлы үткәнебезне онытырга тиеш түгел. Шуңа һәр гаиләнең “Хәтер китабы” булып, ул буыннан-буынга тапшырылса, берәү дә тарихыбызга тап төшерә алмас иде, - дигән фикере җиткерде Таһир Һадиев.

Җиңү көне үзешчәннәребез һәм балалар коллективлары чыгышлары белән дәвам итте.

Кичке 18.00 сәгатьтә азнакайлыларны Алина һәм Азат Кәримовлар, районыбызның үзешчән сәнгать осталары катнашында бәйрәм концерты көтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев