Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакай хәрби комиссариатында ирекле контрактчыларны озаттылар

Сишәмбе көнне шәһәр хәрби комиссариатында махсус хәрби операция зонасына контракт буенча ирекле хезмәткә баручы азнакайлыларны озату булды.

Социаль мәсьәләләр буенча  район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Дамир Гыйләҗев һәм хәрби комиссар урынбасары  Раушан Йосыпов контракт буенча хезмәткә баручы  ир-егетләребезгә  олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, исән-имин лаеклы хезмәт итеп кайтуларын теләделәр.

 Ватанны саклау – изге бурыч.  Җитәкчеләребез исеменнән  дөрес карар сайлаганыгыз өчен олы рәхмәтемне белдерәм.  Сезнең белән горурланалар һәм яраталар, –  диде  Дамир Гыйләҗев.

Газизеңне озату җиңел түгел. Хәрби комиссариат алдына ирекле хезмәткә баручыларның якыннары, дуслары, шәһәр халкы җыелган иде. Алар да нәкъ шундый ук изге теләктә: “Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев