Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакай районы Әгерҗе авылында Бөек Җиңү көнен билгеләп үттеләр

8 май көнне Әгерҗе авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг булып узды

Митингка җыелучыларны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов, МППБ и О җитәкчесе Рөстәм Девликамовлар котладылар, сугыш чорында авыр хезмәтне үз җилкәләрендә күтәргән тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Ветераннар хөрмәтенә митингта котлау сүзләре, сугыш җырлары, шигырьләр яңгырады Авылның мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәр драматург Шәриф Хөсәеновның “Егерме ел үткәч” драмасыннан өзекләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр, Азнакайның 9 нчы мәктәп укучылары да матур чыгышлары белән сөендерделәр.

Чара һәйкәлгә чәчәкләр, веноклар кую белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев