Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Актүбәдә яңартылган Һәлак булганнарга һәйкәлне ачтылар

Җиңү көне дә якынлаша бара. Азнакай районының Актүбә бистәсендә «Татнефть» җәмгыяте ярдәме белән Бөек Ватан сугышында Һәлак булганнарга һәйкәл яңартылды

Тантаналы ачылышта район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның урынбасары Роза Галеева, Актүбә бистәсе башлыгы Александр Севостьянов, Азнакай шәһәре һәм районы хәрби комиссары Руфат Гайнетдинов, Азнакай районы буенча «Татнефть»нең социаль программаларны тәэмин итү үзәге җитәкчесе урынбасары Наил Вәлиев һәм махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр катнаштылар.

Бистәнең сәләт ияләре моңлы җырларын, дәртле шигырьләрен бүләк иттеләр. Бер минут тынлыктан соң район башлыгы Марсель Шәйдуллин Мәңгелек утны кабызуда катнашты. Һәркем һәйкәлгә илебез, киләчәгебез өчен башларын салган солдатлар хөрмәтенә чәчәкләр салды.

Татарстан Республикасының кышкы спорт йөзү федерациясе һәм «Айсберг» чыныктыру үзәге рәисе Валерий Мальцев та актүбәлеләрне һәйкәлнең яңартылуы, якынлашып килгән Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев