Азнакайда ишегалларында дөрес куелмаган машиналар янгын сүндерүчеләргә комачаулый
Күпфатирлы йортлар ишегалларында автомобильләрне тәртипсез урнаштыру – көндәлек күренешкә әйләнеп бара.
Әмма гадәттән тыш хәл вакытында бу зур куркыныч тудырырга мөмкин. Чөнки янгын чыкканда һәр секунд кадерле, ә машина белән тулган ишегалды махсус техниканың тиз арада килеп җитүенә комачаулый ала.
Бүген күп кенә йорт ишегалларында автомобильләр шулкадәр тыгыз куела ки, алар арасыннан хәтта җиңел машинага да үтү җиңел түгел. Ә янгын сүндерү техникасы исә гади автомобильдән аерыла: аның үлчәмнәре зуррак, борылыш ясау мөмкинлекләре чиклерәк.
Янгын сүндерү автомобиленә иркен үтү юлы, борылыш мәйданчыгы кирәк. Безнең бурыч – вакыйга урынына мөмкин кадәр тиз килеп, кешеләрне һәм милекне саклап калу,
– ди 24 нче янгын сүндерү часте инженеры Гөлназ Кәримова.
Биеклеге 28 метрга кадәр булган йортлар янында махсус техниканың үтү юлы киңлеге кимендә 3,5 метр булырга тиеш.
Тупик ишегалларында 15х15 метр зурлыгындагы борылыш мәйданчыклары каралган. Анда машина кую катгый тыела.
Машинаны дөрес куймауның нәтиҗәләре җитди булырга мөмкин.
Шуңа кайда да булса машинагызны калдырганчы юл киңлеген бәяләгез. Аннан зур йөк машинасы үтә алырмы?
Әгәр машинагызны тар урында калдырырга мәҗбүр булсагыз, алгы тәрәзәгә элемтә өчен телефон номерыгызны язып кую да артык булмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев