Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
ИҢ КҮП УКЫЛГАН

Азнакай хәрби комиссариаты контракт буенча хезмәткә чакыра

Азнакай районы хәрби комиссариаты контракт буенча хәрби хезмәткә белгечләр җыя. Контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү һәм социаль гарантияләр каралган.

Контрактны Россия Федерациясе гражданнары, шулай ук чит ил гражданнары төзи ала. Әлеге мөмкинлек армиядә хезмәт иткән кешеләр өчен дә, моңа кадәр хәрби хезмәт узмаганнар өчен дә ачык.

Контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган түләү 2 миллион 900 мең сум тәшкил итә. Аның 2,5 миллион сумы – төбәк ярдәме, 400 мең сумы Россия Оборона министрлыгы тарафыннан түләнә.

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләрнең айлык акчалата тәэминаты 210 мең сумнан башлана. Моннан тыш, нәтиҗәле хезмәт, дәүләт бүләкләре һәм махсус бурычларны үтәгән өчен өстәмә түләүләр каралган.

Контракт буенча хезмәт итүчеләргә сугыш хәрәкәтләре ветераны статусы бирелә, шулай ук законда каралган социаль гарантияләр саклана.

Бүгенге көндә аеруча кирәкле юнәлешләрнең берсе – пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) бүлекчәләре.

Контракт төзү шартлары, таләпләр һәм хезмәт итү тәртибе турында тулырак мәгълүматны Азнакай районы хәрби комиссариатыннан алырга мөмкин.

Адрес: Азнакай шәһәре, Солтангалиев ур., 4а.

Телефон: 8 (85592) 7-30-03

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев