Сабыр булырга өйрәнсәк иде
Бу тормышта үзебезгә сабак алырдай гыйбрәтле хәлләрне еш ишетергә туры килә. Шуның берсен бүген сезгә дә сөйләп үтим әле.
Бик борынгы заманнарда бер патша үзе яшәгән төбәктә башкалардан аерылып торган зур, матур шәһәр төзетергә карар итә. Үз янына бик күп ташчыларны җыеп, ул аларга әлеге әмерен җиткерә.Ташчылар арасында әле кичә генә сөйгәне белән ярәшкән япь-яшь бер егет тә була.
Шәһәр төзелеше шактый елларга сузыла. Инде бар эшләр төгәлләнгәч, патша төзүчеләрдән кәнәгать булуын белдерә һәм аларны бүләкләргә чакыра. Иң әүвәл, ул аларга түбәндәге сорауны бирә:
-Сез хезмәтегез өчен нәрсә телисез?Акчамы яки тормышта бик кирәк булган өч алтын киңәшме?
Әлбәттә инде, барлык төзүчеләр дә акча теләүләрен әйтәләр, сөенә-сөенә үзләренең өлешләрен алалар. Ә эшкә тотынган вакытта япь-яшь булган, инде хәзер ир уртасына әверелгән егетебез үзенә өч алтын киңәшне сорый. Патша аңа сынаулы караш ташлаганнан соң, үзенең киңәшләрен җиткерә.
-Беренче киңәш шул сиңа егет: кулларыңда булган йөгеңне беркайчан да ышанып таныш түгел атлы юлдашыңа бирмә! Икенче киңәш: сәфәр вакытында төн кунарга беркайчан да ире хатыныннан яки хатыны иреннән бик яшь булган гаиләдә тукталма. Өченче киңәш: Онытма, синең кул бармакларыңның һәрбер тырнагына “сабыр бул ” дип язылган. Бары тик син аны күрмәскә генә мөмкинсең.
Шушы киңәшләрдән соң патша егеткә өч калач бирә. Үзенең өенең бусагасын атлап кермичә,әлеге калачларны сындырмаска куша.
Егет ике төзүче иптәше белән кайтыр юлга кузгалалар. Көн бик кызу була. Ирләрнең кулындагы бүләкләр дә шактый авыр. Шулчак боларны артларыннан бер атлы җайдак куып җитә һәм аларга үзенең ярдәмен тәкъдим итә.Теге ике ир моңа ышанып, кулларында булган бөтен хәзинәләрен атлыга бирәләр. Бары тик безнең егетебез генә әлеге ярдәмнән баш тарта. Җайдак башта атын әкрен генә атлатып кырыйдан бара һәм, һич көтмәгәндә, чаптыра башлап, күздән дә югала. Егет шунда патшаның беренче киңәшен искә төшереп, үзенең ялгышмавын аңлап ала.
Кич җитә. Инде юлны дәвам итүдән файда юк. Болар бер авыл читендәге өйдә төн кунарга тукталмакчы булалар. Ләкин йортхуҗасының хатыны үзеннән күпкә яшь һәм искиткеч чибәр икәнен күреп, безнең егетебез тагын икеләнеп кала. Ул сарайда гына йокларга карар итә. Теге ике иптәше исә өйгә керәләр. Яшь хатын төнлә үзенең карт ирен агулап үтерә һәи иртә белән теге төзүчеләргә яла ягып, бар авылга ишетелерлек тавыш-гауга куптара. Шулай итп, бер гаепсез ирләр бәлага тара.
Хуш, безнең егет исән-имин үзенең нигезенә кайтып җитә. Туган йортының тәрәз каршына килеп басуга, эчтә хатынын ниндидер ир-
егет белән янәшә күреп, тораташтай катып кала. ”Әһә, әле мин читтә эшләп йөргәндә син миңа хыянәт иткәнсең икән...”
Шул мизгелдә ул кулына корал ала. Инде атам дип, тәтегә бармагы белән үрелүгә, патшаның өченче киңәше исенә төшә. Шулчак өй эченнән яңгыраган әңгәмә аны тагын бер кат тораташ итә. ”Әнием, әти кайчан кайтыр микән безнең?” - дигән сорауга хатынының: ”Тиздән,бик тиздән, балам!” -дип әйтүен ишетүгә ир өйгә томырыла.
-Менә ул мин! Кайттым, кадерлеләрем, кайттым!-дип, икесен дә кочып ала. Ә инде патшаның сүзләрен искә төшереп, калачларны урталай сындырып карауга, аларның эченнән алтыннар коелуын күреп шаккаталар. Менә бит, сабыр иткән-морадына җиткән, диләр. Никадәр хаклык, никадәр дөреслек ярылып ята бу сүзләрдә.
Безнең һәммәбезгә дә бу тормышта сабырлык җитенкерәми шул, кызганычка каршы. Һәрчак каядыр ашыгабыз, дөнья куабыз. Ашыгыч карарлар кабул итәбез дә азактан бик нык үкенәбез. Ләкин эш үткәч үкенүдән файда юк.
Сабырлык димәктән, без генә түгел, инде балаларыбыз белән дә шул ук хәл. Әти-әнинең сөйләгәнен сабыр гына тыңлый белмиләр. Тыңлый белмиләр генә түгел, күп очракта алар өлкәннәр әйткәнне ишетмиләр дә.
Кая гына карама шул сабырсызлык. Чиратта торсак, алдап-йолдап кешедән алданрак үтәргә омтылабыз. Мондый очраклар белән кибеттә дә, хастаханәләрдә дә еш очрашырга туры килә. Шул ук түзә, сабыр итә белмәү аркасында тавыш-гауга куба, телдән тәмсез сүзләр ычкына, ямьле дөньяларның яме китә. Кайчак шулкадәр кызып китәбез, хаттә кемнедер каргап атуга кадәр барып җитәбез. Ә монысы инде иң куркынычы. Чөнки, каргыш дигәннәре ике яклы, диләр. Сизмәс җирдән генә үзеңә дә әйләнеп кайтуы ихтимал икән.
Озын сүзнең кыскасы, үзебезнең гамәлләребезгә дөньялыкта җавап бирергә өйрәнсәк иде.
Кайчак белеп, кайчак белми кылып,
Ала күрмик берүк каргышлар.
Ялгышларны гына төзәтергә
Вакыт бирсә иде язмышлар!
Гөлчәчәк Садретдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев