Онытып булмый
Син дә елыйсыңмы?
Ела! Ела! Бергә-бергә елагач, җиңелрәк булыр, бәлки. Безгә кушылып елаучылар бардыр, булырга тиеш... Син генә түгел, мин дә тоям аны...
Син инде күптәннән сызланасың, сыкрыйсың. Кышкы салкыннар җитте, син елыйсың... Кай көнне күңелкәең шулай катып китә, бөтен буыннарың белән сызланасың, сыкрыйсың. Әйе, әйе. Мин тоям. Кадерлеңнең, якыныңның тын алуыннан, карашыннан, йөзеннән халәтен сизәсең, аңлыйсың бит. Мин дә сизәм, тоям, чөнки син миңа бик якын, кадерле, авылым минем!
Хисләр элеккечә, әмма ул элеккеге авылым түгел инде. Монда кешеләр дә, өйләр дә үзгәргән. Авылда ятимлек сизелә. Сәламәтлеге какшаган картлар кебек сызлана, әрнешә, елый, үткәннәрен, кайдадыр гасырлар артында калган, шаулап торган яшьлеген сагына.
Авылым елый. Сыкранып елый. Авылымның таллары, чаган, кура баскан нигезләре елый. Мәңге кайтмас сабый чагым, яшьлегем, җаным елый. Авылым сыктавына картлар, өлкәннәр уфтануы, сулкылдавы кушыла. Кышкы тынлыкта бу халәт аермачык булып килеп, күңел кылларына кагыла, күздән яшь тама һәм мин үткәннәргә кайтам...
Авылымны яраттым. Кая гына китсәм дә сагынам, чын сагыну белән сагыну ул. Юлсыз, тездән саз урамнарын, Гафарымны, авылымның кешеләрен сагыну ул. Бәлки шуңадыр да, мин авылымның бүгенгесе һәм киләчәге өчен дә борчылам...
...Авылның таң каршылаганын күргәнегез булдымы? Ә минем булды. Әй, ул таң атулары! Иртәнге сәгать өчләр, дүртләр, без трактор арбасында печәнгә барабыз. Нәрәткә кадәр (иртәнге планерка) транспорт хуҗасы кайтып җитәргә тиеш. Әнигә фермага
өлгерергә кирәк. Җәй бит, кемгә печән, кемгә утын кайта. Транспорт санаулы. Яшьтәшләрем рәхәтләнеп йоклыйлар. Ә мин трактор арбасында дырк-дырк... Йокы кача. Иртәнге чык, сөт исе, тирес исе, тагын әллә нинди могҗизалары белән бар күзәнәкләрне уятучы моң, сафлык рәхәтлек!.. Үзеңне башка дөньяда тоясың. Кояш чыкканда теләк теләсәң, тормышка аша, дия иде әбиебез. Шулвакытта авылым өчен, аның матур киләчәге өчен теләк телисе булган да бит... Балалык белән уйлап бетермәгәнмендер инде. Без печән төяп кайтканда, көтү киткән, әби җил-җил капка ачып йөри, үзенең изге теләкләрен тели, рәхмәтләрен укып сөеп ала. Печәнне шудырып төшерәләр дә тамак ялгап, эшкә ашыгалар. Җирдә калган печәнне түбәгә, сәндерәгә өяргә кирәк. Арбада булса, җиңелрәк кебек иде... Балачактан иң истә калганы – 12 яшемдә өйгән печән булды.
Көзге иртә. Караңгы. Көндез ат, трактор, машина йөргән сазлы юл кантар-кантар каткан. Көзге салкыннар үзенекен эшләгән. Ферма тау башында. Атыбыз кая басарга белми, төрле якка талпына, бичаракай. Әни белән мин, арбаны этеп, атка ярдәм итәбез, үзебезчә.... Әйе, мин тормышның төбеннән күтәрелдем дип әйтә алам. Әни, әби белән бергә фермада да, өйдә дә эшләдек, урманда да, басуда да булдык. Борчак, кычыткан чапкан кешеләр мине аңлар. Борчак чабу иң авыры булып истә калган.
...Фермада эш бетереп, урманга китәбез. Урманнан кайткач, кайсыбыз өйдә, кайсыбыз әни белән тагын фермага китә. Безнең кебек малайлар-кызлар капка төбендә утырып кала, әле үртәп көләләр дә...
Йөрәк әрнегән, елаган вакытлар булды инде. ”Әти булса!” - дигән күңел әрнешләрен аңлатып булмастыр. Ул әрнештә әбине, әнине кызгану да, үзебезнең көчсезлеккә әрнү дә кушылган иде. Әби белән әни безгә авырлык китермәс өчен күпме тырышлык куйган, мин
аларны соңарып аңладым. Бәләкәй генә ике хатын җилкәсендә күпме эш, күпме мәшәкать булган!
Тәслимә Корбанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев