Ничек яшисең, ветеран?
Менә сиңа 90 яшь... Пешекче дә, итекче дә Рәзинә апа турында
Көннәрдән бер көнне редакциябезгә заманында гөрләп торган, хәзер инде юкка чыккан халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча район җитештерү идарәсе (РПУ БОН) ветераннарын барлап, юбилярларын тәбрикләп, ярдәм итеп йөрүче идарәнең ветераннар советы рәисе Мөдәрис ага Ганиев килеп керде.
Ветераныбыз Рәзинә Габитовага 90 яшь тулды. Район җитәкчеләре бик матур итеп котлап киттеләр. Хәзер инде Рәзинә апабыз: “Нишләп мине “Маяк” ка язмыйлар?” ди, – дип гозерен белдерде.
Шулай итеп киттек без Рәзинә апаларга. Безнең алда чәчләрен яшьләрчә кистереп, буяган, җитез генә хәрәкәтләр белән бер апа бөтерелеп йөри. Ә мин һаман тирә-юньгә карап, 90 яшьлек әбине эзлим. “И теге көнне дә Роза кызым: “Без туксан яшьлек әбине котларга килдек”, – дип аптыраткан иде”, – дип кеткелди бу апа.
Бу 90 яшьлек ут апабыз Рәзинә Габитова үзе булып чыкты инде. Әллә тагын ятлап куйган, ул тиз генә үзенең тормыш юлын да сөйләп чыкты. Хәтер дисәң дә хәтер, шаклар катып тыңлап утырабыз. Шулкадәр кызыклы итеп сөйли ки. Мин аны газета укучыларыбызга да һич үзгәртмичә бәян итәргә булдым:
Урсай авылы кызы инде мин, балалар. Ул вакытта Рәхимова (Озак еллар дәвамында район ветераннар советы рәисе булып эшләгән Габделхәй Рәхимовның сеңлесе икән. Автор) идем, хәзер Габитова. Бик авыр чорларда яшәдек. Чабатага да, кәлҗемәгә дә туймадык. “Әти” дип әйтергә әти булмады. Әтием сугышта һәлак булып, әтисез калганда иң олы абыйга 11 яшь, миңа иң кечесенә 3-4 яшь иде. Ишелергә торган кәкрәеп торган бер өйдә яшибез. Ишелергә торгач, чыгып киттек без аннан. Абыебыз азрак эшләр эшләп, өй алды. Ул өйнең ишеге дә, тәрәзәсе дә юк иде. Аны да армиягә алдылар. 7 нче класста укыган абый укуын ташлады да, тракторга утырды. Мин дә укуны ташладым да, Тымытык ашханәсенә эшкә кердем. Ничек паспортсыз мине эшкә алганнардыр, белмим. Бөтен хезмәт кул көче белән башкарыла иде. 45 килолы гәүдәм, сынмадым, сыгылмадым. Кое суы да тартабыз. Төнге сәгать 3 тән барып җылытабыз, эшкә тотынабыз. Тырышлыгымны, хезмәтемне күреп, Казанга укырга җибәрделәр. Аннан кайткач, Мәхәсим исемле. егеткә кияүгә чыктым, ике бала таптым. Әйбәт кенә торган җирдән иптәшем үлеп китте, тагын бөтен хезмәт үземә калды. Азнакайда ярдәмче интернат мәктәбе ачыла гына иде, поварлар кирәк дип, өйдән килеп алдылар. Шунда 25 ел эшләдем. Эшләү дәверендә больничныйлар алмадым, балаларым да чирләп интектермәде, Аллага шөкер. Шулай тырышып эшләгәч, бик күп бүләкләр исемнәр бирделәр. Хатыны үлгән Миннәхмәт исемле иргә кияүгә чыгып, аның белән 45 ел бергә яшәдек. Бергә-бергә балаларны башлы-күзле иттек. Кызымны бик тәртипле егеткә кияүгә бирдек. Алар бүгенге көндә 50 ел бергә торалар, өч бала үстерделәр. Рәхмәт аларга бик ярдәм иттеләр, хәзер дә итәләр. Улым белән киленем дә бик әйбәтләр, бик тату яшиләр,.ике ул үстерделәр. “Әни ни кирәк?” – дип кенә торалар.
Повар булып 5 ел эшләгәч, пенсия аз чыгасын чамалап, РПУ БОНга итек басарга эшкә кердем. 132 сум белән пенсиягә чыктым, тик пенсиягә үзгәрешләр кереп, “чып” итәрлек тә калмады. Базарларда сату эшләре башланган чор иде. Мин дә Азнакай базарында сату итә башладым. Мәскәү, Казан, Уфаларга йөрдем, 77 яшемә кадәр саттым. Аннан соң, Чалтаймаста бер ихата алган идек, шуны бабай белән әйләндереп алып, мунчалар салып, яши башладык. Ләкин бабай 91ен дә тутыра алмыйча, үлеп тә китте. Шулай итеп хәзер өйдә утырырга калдым. Авылларда сарык йонының кирәген дә, кадерен дә белмиләр бит. Бишәр капчык йон алып кайтам да, юам, җегерлим, катам һәм носкилар бәйлим. Әле бу елларда солдатларга да озын кунычлы итеп, бәйләп җибәрдем. Миңа ышанмыйлар, синең носкилар бәйләгәнеңне язучы юк, диләр. Менә син яз әле, кызым. Ярты Азнакай минем носкиемны кия. Чүмәлә чаклы иде, бетеп килә инде. Килгәне бере минем носкиемны алып китә. Әле менә Азнакайны чәчкәгә күмгән Марсель Шәйдуллинга бүләк итеп җибәрдем. Рәхмәт ул балага, Азнакайны күтәрә бит. Бүген дә тик торган юк әле, кызым. “Маяк” газетасын алам, район, дөнья хәлләре белән танышам, пилмәнен, котлетын ясыйм, пончиклар пешерәм. Спорт таяклары тотып, шушы өч дус карчык кварталларны әйләнеп кайтабыз, бер-беребезгә чәйләр эчәргә йөрибез. Миннән дә бәхетле карчык юк бу дөньяда.
Рәзинә апа Вәгыйзовнаның кыска, җентекле, эчтәлекле сөйләгәннәренә кушып тагын нәрсә языйм инде. Аның пешергән кабартмалары белән тәмләп чәйләр эчтек. Пончик дисәң дә пончик бу. Беркем дә болай пешерә алмыйдыр, авызда эреп кенә китә. Рәзинә апа янына җан дусты Флюра апа да кергән иде. Бораулау эшләре идарәсендә проект-смета бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыккан икән. Ул да тормышында күргәннәрен сөйләп алды. Өч яклап “сиптерәләр” генә. Шундый җылы, рәхәт очрашу булды ул. Яратам да инде мин шундый гади, гадел, эчкерсез, киң күңелле апалар, агайлар белән аралашырга, күңелләргә рәхәт булып китә.
Бөтен кеше дә минем яшьләремә җитеп яшәсен иде. Озын гомернең сере бер генә инде аның, кызым: эш тә хәрәкәт, дип озатып калды Рәзинә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев