«Гөлстан»чылар иҗаты
Хәйләсез дөнья файдасыз
Ә Хәмидә әби өчен бу очракта «Хәйләле дөнья файдасыз » булып чыга бит әле. Бик матур килгән җәйгә сөенеп, гел хәрәкәткә өйрәнгән Хәмидә әби чебешләр алып үстерергә була. Ишек алды — яшел чирәм, иркен. Бакча артында гына болын, кычытканы, ат кузгалагы, бәбкә үләне мулдан. Былтыргы бәрәңге дә ярты баз.Ашарга әзер диетик ит булса, балаларга бераз итләтә ярдәм булыр дигән уйлар бу эшкә тотынырга этәргеч була да инде.
Беренче алган чебешләре өлгереп килгәндә, тагы бер өер чебеш китертә хуҗабикә әби, үссәләр артык булмаслар! Әйе, чөкердәшеп үсә чебиләр. Үзенә дигәнен чистартып, суыткычка тутыра, балаларга дигәнен һәрберсенең үзләренә биреп җибәрә.
Яше барса да, үз хуҗалыгы белән яшәгәч, кул кушырып утыра торганнардан түгел Хәмидә әби. Көзгә әле ерак дип, тагы үрдәк бәбкәләре алырга план кора ул. Ишек алдының бераз җирен бүлеп алып, күрше Саматтан сетка тарттыра, җирен бераз чокыштырып, кечкенә генә сулык ясата, янәсе үрдәк су ярата. Шул вакытка үрдәк бәбкәләрен дә китереп җиткерәләр. Исән-сау үссәләр, сатып бераз акча юнәтермен, үзем барыбер үрдәк ите ашамыйм, дип фикер йөртә әби.
Алуын ала да, үрдәк бәбкәләре, тавык чебие түгел шул. Аларны бик еш ашатып торырга кирәк икән.
Ашатсаң да, ашатмасаң да гел бакылдап, әбинең ишектән чыгуын гына көтеп торалар. Аларның берөзлексез бакылдаулары Хәмидә әбинең бик тә ачуын чыгара. Веранда ишеген ачарга да өлгерми, тотыналар болар бакылдарга, ихатага үрдәк «хоры» килгән мени?
«Бавырыма тия башлады инде», — дип Хәмидә әби көләргә дә, еларга да белми.
Кичен уйланып утыра торгач, бер хәйлә эзләп таба ул. Иртәгәсен үрдәкләренә мул итеп кенә җим бирә. Веранда ишеген ябып, аңа ат башыннан әз генә кайтыш йозак элә. Агач баскыч алып килеп коймага сөяп куя. Шул рәвешле үзе баскычтан веранданың арткы ишегеннән өйгә кереп йөри башлый. Ә үрдәк бәбкәләре күтәрелеп карыйлар да тынычланалар: ишектә йозак, значит әби өйдә юк. Артык бакылдау файда китермәс дигәндәй, суда чыпырдауларын дәвам итәләр. Әби дә рәхәткә чыга. Ләкин бу рәхәтлек күпкә бармый. Чираттагы бер көнне, үрдәкләрен ашатып кереп барганда, баскычтан егылып төшеп, аягын авырттыра. Тамыры сузылган аяк, бик нык шешә, көч-хәлгә аягын сөйрәп ятагына кереп егыла ул. Ул көнне әбинең бар эшен күрше Фәһимә карый. Тиз генә аңа даруханәдән дарулар да алып кайтып бирә.
«Күпне өмет итсәң, әздән коры каласың » ди халык мәкәле. «Акча ясыйм имеш, ясарсың „сулдан“ җитмеш биш яшеңдә акча. Пенсияңә генә риза булып яшә инде, югыйсә. Хәзер менә сатмаган үрдәк акчасына күпме дару алдым», — дип үзен битәрләп ала Хәмидә әби.
Иртәгәсен ишектән авырткан аягына көчкә басып үрдәкләре янына чыга хуҗабикә әби. Үрдәкләр җыйнаулашып, әбиләре биргән җимне ашыйлар, «гыш-гыш» килеп кенә суда пычтыртыйлар да, койма буена барып кунаклыйлар. Читтән карап торган Хәмидә әбигә, аягы имгәнүенә үрдәкләр үзләрен гаепле сизәләр кебек тоелды.
Җәүһәрия Шәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев