Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Җәүһәрия Шәрипованың шигырьләре

“Гөлстан” чылар иҗаты

Тал чыбыгы

Сыгылмалы тал агачы

Үсә инеш ярында.

Тал ботагы – сыек чыбык

 Әле дә күз алдында.

Түшәмдәге тал чыбыгы

Кыек юлдан саклады.

Безнең тәрбияле булу

Димәк, шуны аклады.

Үстек тал бишегендә без,

Тәгәрәшеп  җәймәдә.

Тал кәрзингә җиләк җыйдык

Җылы, ямьле җәйләрдә.

Ихаталар булган иде

Үрелгән шул читәннән.

Ләкин онытылды инде

Читән койма күптәннән.

Матчаларда торса иде

Тал чыбыгы кисәтеп.

“Яхшы гына йөрегез! - дип

Чыккан саен искәртеп.

 

Тугры кычытканнар

Нинди авыл булган бу урында,

Калган бары нигез ташларың.

Җилләр генә йөри бөтерелеп,

Җилфердәтеп әрем башларын.

Җилләр йөри хатирәләр барлап,

Уңга-сулга сугылып, сарылып.

Читтән авылдашлар кайткалыйлар

Туып-үскән авылын сагынып.

Кычытканнар ташлап китмәгәннәр,

Кычытканнар тугры калганнар.

Карт тирәкләр  корып барсалар да,

Авыл эзен саклый алганнар.

Шул тирәкләр  һаман каршылыйлар

Җылы яктан кайткан кошларын.

Кычытканнар  һәр җәй каршы ала

Сагынып кайткан авылдашларын.

Җәүһәрия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев