Хөрмәтле Гөлчәчәк Әнәс кызы!
Сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз!

Сез халык күңеленә үтеп керерлек саф һәм ихлас шигырьләрегез, җырларыгыз белән татар әдәбиятын баетучы якты йолдыз буларак укучыларыбыз күңелен яуладыгыз.
Матур, эчтәлекле мәкаләләрегез, шигырьләрегез белән “Маяк” газетасы битләрен дә баетып торасыз. Иҗатыгызның матур җимешләре белән алга таба да безне сөендерергә язсын!
Сез районның иҗтимагый тормышында да актив катнашасыз, “Гөлстан” әдәби берләшмәсен җитәклисез. Татар сүзе, шигъриятнең сакчысы буларак,матур традицияләрегезне тагын да күп еллар дәвам итегез.
Юбилеегыз белән котлап, Сезгә корычтай ныклы сәламәтлек, якыннарыгыз янәшәсендә бәхет-шатлыклар тулып торган куанычлы озын гомер, гаиләгездә иминлек, игелекле эшегездә уңышлар телибез. Иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын!
Иң изге теләкләр белән: “Маяк” газетасы редакциясе коллективы, “Гөлстан” әдәби берләшмәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев