Клон
Хикәя
Оныгы мәктәптән кайтуга коймак туглап йөри иде Рәйсә. Ләйләсен бигрәк ярата шул, әллә төпчеге булганга, әллә үзе әйтмешли “җеннәре” туры килгәнгә. Шуклыкларына да ачулана алмый, кисәтү ясый башласаң, кыз елмаеп килеп кочып ала да: “Әбием, мин сине шундый яратам!” – дип бик тиз майлап куя.
Быел унынчыда инде, бер елдан ул да абыйсы артыннан калага очып китәр. Үләләр бит инде шул шәһәр диеп, югыйсә, авылда да хәзер бик рәхәт тормыш, дип, эчтән үзе белән үзе сөйләшә-сөйләшә, Рәйсә табада коймак чожлатты.
Ләйлә ишектән ракета кебек очып кайтып керде. Өстен дә алыштырып тормастан, өстәлдән бер коймакны эләктереп, әбисенә яңалыкларны сөйләргә тотынды.
– Әби, белсәң, без бүген клонлаштырган үсемлекләр утырттык!
Рәйсә алай заманнан төшеп калган түгел түгелен, әмма оныгының сүзләре һич тә аңына барып җитмәде. “Клон” дигән Бразилия сериалы караганы бар. Бәрәнне клонлаштырганнарын укыган иде гәҗиттән. Мондый хикмәт аларның авылына ди килеп җитсен инде!
– Анысы ничек була тагын? – дип аптыраулы карашын оныгына текәде.
– Безгә бит нефтьчеләр заманча биолаборатория бүләк иткәннәр иде, сөйләгән идем бит инде! Менә шунда хәзер клонлаштырган үсемлекләр үстерәбез.
– Гади генәсе ярамаганмы?
– Мондые тизрәк үсә һәм табигать шартларына ныграк яраклашкан була.
– Алай икән! – дип сузды Рәйсә берни дә аңламаса да. Татар тотып карамый ышанмый диләр бит. – Ул клоннарны нишләтәсез инде яңадан?
– Алар киләчәктә урман булачак. Син беләсеңме соң, әби, җир шарында урманнарның мәйданы бик аз. Бездән ул үсентеләрне сатып алачаклар һәм тирә-юньне яшелләндерәчәкләр.
– Исең китмәле! – диде Рәйсә әллә оныгының шулай күп белүенә сокланып, әллә заман үзгәрешләренә гаҗәпләнеп. Үзе чәй ясый, үзе уйларында еракка – бала чакларына “очты”.
Нефтьнең ни икәнен ул беренче тапкыр ап-ак казлары елга буеннан кара дегеткә батып кайткач күрде. Әнисе белән бергәләп керосин белән юа-юа аһ иттеләр. Аннан тозлы су агып, әрәмәдә өянкеләр корып ауды. Зыянын күп күрде инде җир маеның авыл халкы. Әмма файдасын да инкяр итеп булмый шул. Бүген менә мичкә утын ягып интегәсе түгел, урамнарда – асфальт, мәктәпне ничек матур итеп ремонтлап бирделәр! Шәһәрнекеләр көнләшерлек!
Үзе соң, үзе! Авылда китапханәче иде. Рәшите колхоздан китеп, нефтьчеләргә эшкә керде. Балаларны кеше итәргә кирәк, акчасы зур дип, Рәйсә дә аның артыннан оператор булып урнашты. Аккан сулар диген! Кышын скважиналарга чаңгыда чаж да чож гына элдерә иде. Урман буйлап барганда бүре очрамаса ярар иде дип куркулар! Бәхетенә, үзе кебек куркак куяннар гына очраштыргалады. Ә җәйләре! Мөлдерәп пешкән кып-кызыл җиләкле аланнар әле дә күз алдында ымсындырып тора. Бар дөньяңны онытып, чабыр үләненең хуш исенә исерә-исерә, эп-эреләрен генә сайлап, тәгәри-тәгәри җиләк җыйганнарны онытырлыкмы! Ләйләнең әтисе – Илшатка авырга узганда урман-болында Рәйсә татып карамаган бер генә үлән-җиләк тә калмагандыр. Кыргый алманың ачысы да татлы тоелган иде. Рәшите-мәрхүм, урыны җәнәттә булсын, ул алмаларны тешләп карагач: “Кит инде, ашказаныңны бетерәсең бит!” – дип болгап атмакчы да булган иде. Хәзер менә баллысына да исе китми. Бакчада алмагачның ниндиләре генә үсми. Әтиләре вафат булгач, Илшаты гаиләсе белән төп нигезгә кайтып урнашты. Балалар белән югалту кайгысы да җиңелрәк кичерелә. Килен белән икесе дә шәһәргә йөреп эшлиләр. Шаккатмалы итеп ремонтлагач, балаларны авыл мәктәбенә күчерделәр. Сигезенче дистәсенә таба атласа да, Рәйсә дә нык әле, ихатада кош-корт арасында ярдәме тия. Оныкка да күз-колак. Кайтуларына ашарга әзер.
Бакчасына сокланмаган кеше юк. Чәчәкләрнең ниндиләрен генә үстерми.
– И, әнкәй, нигә шулкадәр азапланасың! – ди килене Ләйсән.
Азапланмый, күңеленә ял ала Рәйсә чәчәкләр арасында. Скважинасы янында да утырта иде әле ул аларны. Урман гөлләре арасында купшы кызлар сыман балкып янарлар иде. Язга чыккач, скважина будкасын аллы-гөлле төсләргә буяп куя. Ярышта беренчелекне бирмәде Рәйсә, эштә алдынгы булды, сүрәте мактау тактасыннан төшмәде. Акчаны да каерып алды. Әле дә бәйрәмнәрдә бүләкләрдән өзмиләр, пенсиясе янына премияләре килеп тора.
Ә урманнар аз дип, дөрес әйтәләр. Теге эссе елны күпме агачлар корып бетте, әле дә мантып китә алганнары юк.
– Әбием, онытым торам икән, сине иртәгә Җиңү бәйрәменә мәктәпкә чакырдылар, – дип, Ләйлә аны уйларыннан бүлде.
– Насыйп булса, барырмын, кызым. Сезнең клоннар белән дә танышып кайтырмын, – диде Рәйсә.
Ул төнне йокысында саташып бетте Рәйсә. Улы Ришат та керде төшенә. Ишектән май кояш кебек балкып елмаеп кайтып керде.
Уянгач та төшеннән арына алмый ятты. “И, бала, үз аякларың белән кайтырларга насыйп булмаган шул!” – дип өзгәләнде ана йөрәге. Чечен сугышыннан тимер табутта кайтардылар улын. Җир куенына иңдергәндә гәүдәсен дә кочып кала алмады!
Ришаты төпчек булса да, иркә булмады. Абыйсы Илшат шәһәрдә яшәгәч, каралты-кура арасында эш күбрәк аның җилкәсенә төште. Буйга зур булмаса да, беләкләре көчле, зур печән кибәнен сәнәккә элеп ике генә атар иде. Әтисенең теше үтмәгән юан утын пүләннәрен дә бер селтәүдә ярып куяр. Армиядән соң техникумга укырга керермен, сезнең кебек нефтьче булырмын, дип хыялланды. Каһәр суккан сугыш бар хыялларын җимерде шул!
Улы үзе белән ананың ярты җанын да алып китте. Ришатын уйламаган бер генә көне дә юк! Ул аны әле дә көтә. Теге табутта улы булмагандыр, исәндер кебек. Әнә бит, телевизордан әллә нинди язмышларны күрсәтәләр. Егерме җиде елдан гына түгел, җитмеш елдан соң да табыла кешеләр. Бәлки аның да улы тоткынлыкка эләккәндер дә, кайта алмый торгандыр.
Рәйсә үз бүлмәсендәге шифоньерның өске тартмасыннан кадерләп кенә бер төргәк алды. Анда Ришатның истәлекләре, солдатка киткәндә салып калдырган күлмәге саклана иде. Ана күлмәккә битен куеп, аны күкрәгенә кысты. Әйтерсең, кочагында – улы! Аның исен, җылысын тойган кебек булды. Улын үлеп юксынганда ул гел шулай юана.
Улының армиядә төшкән фотосүрәтен, язган хатларын да йомшак куллары белән сыйпап, төргәкне кире үз урынына куйды.
Бүгенге төше аның күңеленнән һич китмәде. Мәктәпкә кичәгә барганда да уенда Ришаты булды. Укучылар бик матур концерт куйдылар. Оныгы Ләйлә дә шигырь сөйләде. Баласын яу кырыннан көтүче ана турында иде. Кунакларның барысының да күзләреннән яшьләр тәгәрәде. Әфган сугышында улын җуйган күршесенең хәлен Рәйсә бик тирәнтен аңлый. Сугыш аркасында әтисез үскән апаларны да кызгана ул. Үзләре инде күптән әбиләр, әле һаман “әти” дип сулкылдый йөрәкләре.
Чәй табыны артында үзләренең хәл-әхвәлләре хакында сөйләшү дөнья хәлләренә барып тоташты. Әнә тагын көнбатышта сугыш уты дөрли. Тагын кемнәрнеңдер ишекләрен кара кайгы шакый. “Җир шары шулкадәр тар микәнни соң ул бу инсаннарга?” – дип уйлап куя Рәйсә. Менә аларның алагаем зур булмаса да йорты, егерме сутый бакчасы бар. Җитә бит. Күрше хакына гомергә кермәделәр, дус-тату яшәделәр. Илләр дә шулай яши алмыймы? Күпме шәһәрләр, авыллар хәрәбәгә әйләнгән! Менә шуннан йорт-җирсез кал әле! Баш очыңда көне-төне туплар шартласын! Күз алдыңда газизләрең җан-тәслим кылсын!
Сугыш уты кабызучыларны юл буе күңеленнән әрләп кайтты Рәйсә. Капка келәсенә үрелгәндә кулындагы кызыл канәфер чәчәге генә аны авыр уйларыннан арындырып җибәрде. Оныгы Ләйлә әйткән теге лабораториядә клонлаштырып үстерелгән чәчәк бүләк иттеләр бүген аларга. Рәйсә аны кадерләп вазага утыртты. Чәчәк чәчәк кебек инде. Гадәтиләрдәгедән әллә ни аермасын күрмәде. “Гаҗәп шулай да, нинди генә могҗизалар тудырмыйлар! Килер бер заман, адәм балаларын да клонлаштырырлар”. Аның күз алдына Ришаты килеп басты. Туйганчы кочагына кысып сөяр иде Рәйсә улын. Тукта, ә клон-улы аны танырмы соң? Андый ясалма затлар бәхет китерерме? Соравына җавап таба алмады ана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев