Илһам килде
Талантлы хезмәттәшебез Нәсимә Фазлыеваның “Бизмәндә безнең язмыш” (Азнакай, 2007 ел) китабыннан бер шаян әсәрен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез, кадерле укучыларыбыз.
Илһам килде (парча)
Әллә нәрсә булды әле миңа. Җирдә йөрмим, ә күктә очам. Дөресрәге, үзем жирдә, ә уйларым әллә кайда. Бик тә сәер халәт. Үзем бәрәңге әрчим, үземнең күзләрдән тып-тып яшь тама. Үзем камыр басам, үземнең авыз ерык икән. Ара-тирә сөйләнгәләп тә алам икән. Түр яктан улым чыгып сәерсенеп сорау бирмәсә, каян белер идем әле болай йөргәнемне.
- Әни, әни дим, син кем белән сөйләшәсең?
- Сөйләшмим, шигырь язам.
Улым карап-карап торды да…
Апасына да нидер әйтте бугай. Апасы минем бу сәер халәтемә әлләни аптырамый. Ни дисәң дә гуманитар институтта укый, «илһам» дигән сүзнең мәгънәсен аңлый. Бераз көлемсерәп кенә карап ала да, эндәшми. Эле минем кычкырып шигырь укый-укый кер юганны күрсәгез сез.
Өйдәгесе өйдә инде аның. Ә менә эштә… Миндә хәзер ике «мин». Берсе мәкалә яза, ә икенчесе шигырь. Мәкаләмнең бер абзацын язам да, шул арада уйда туган бер шигырь җөмләсен язып куям.
Бүлмәгә керүче хезмәттәшләрем дә сәерсенделәр. Кереп сөйләнәләр, сөйләнәләр дә, мин бер нәрсә дә эндәшмәгәч, аптырап карый-карый чыгып китәләр.
Иркенләп тормышның моң-зарларын сөйләргә кергән әби-бабайларны да тәфсилләп тыңлап тормыйм мин хәзер. «Өйдә салкын. Урамда ут янмый, электр кыйммәтләнде», дип сөйләнәләр дә чыгып китәләр. … Минем күктәге халәтем алдында болар бит чүп. Болар бик вак нәрсәләр…
Әллә ничек кенә эштәгеләр дә кырын-кырын гына, шелтәле карый башладылар. Колагыма чалынгалап китә язуымның рәте юк, хаталар җибәргәнмен, нәрсәнедер эшләмәгәнмен бугай. Тик болар минем бер колагымнан керә дә, икенчесеннән чыгып та китә.
Ә иң мәзәге йокларга яткач була әле аның. Күңелгә бер-бер артлы әллә нинди бөек фикерләр килә. Мин аларны куплетлап-куплетлап, башлап-тәмамлап күңелдә шигырь итеп «язып куям». Торып язасы килми, чөнки күңелгә икенче бөек Фикер килгән. Анысын язасы бар. Әнә шулай берничә шигырь «язылгач», бераз «айнып» төнге сәгать өч тулуын күрәсең, иртәгә эшкә барасы искә төшә. Тик ничек кенә тырышма, күзгә йокы керми. Иртән көч-хәл белән торып эшкә йөгергәндә уйлап куясың: теге төн буе «язган» шигырьләрнең барысы да эреп юкка чыккан.
… Шулай күктә «очып йөргән» көннәремнең берендә бүлмәгә бер абый килеп керде. Керде дә күзләремә текәлеп:
- Кызым, кара эле мин ир-атмы, хатын-кызмы? диде.
- Ир-ат, дим мин аптырап.
- Алайса, нигә миннән хатын-кыз ясадың. Гәҗиткә нигә хатын-кыз фамилиясе белән яздың?
- Хата киткәндер, абый. Гафу итегез! – Бер дә үкенгәнгә охшамагансың әле син. Уйларың әллә кайда йөзә. Менә эшеңнән алдырсам але… Абый тузынып чыгып китте. «Чү, нәрсә диде соң әле ул?
Эшеңнән алдырсам диме? Минем җаным «тарафлары» җиргә төшеп килә иде инде. Эш-эш… Эш бит әле ул акча дигән сүз. Ә акча ул дистәләгән түләү кәгазьләре, ашау, эчү… Әнә шулай «күк тарафларында» бик озак «кунак» булып булмады. Бик тиз җиргә төшерделәр. Хәзер җирдә яшәп ятам. Тик менә… яз кояшы карый башлады әле.
Нәсимә Фазлыева, “Бизмәндә безнең язмыш”, 2007 ел, Азнакай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев