Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Җиләк җыйганда

“Гөлстан”ның актив әгъзасы – Роза Галиәхмәтова табигатькә чын күңеленнән гашыйк, җиләк җыярга ярата. Укучыларыбыз игътибарына аның җиләк җыйганда “туган” түбәндәге язмасын тәкъдим итәбез.

Урман буенда туып үсеп, кечкенәдән җиләк җыеп үскәнгәме, җиләк пешкән чорны бик яратам. Быелгы җәй башта бик кызуга китеп, яңадан көчле яңгырлы салкын көннәре белән бераз куркытты. Шулай да Аллаһның рәхмәте белән җиләккә йөрерлек көннәрен дә бүләк итте. Ә җир җиләге бик уңган быел. Без яши торган Урманай авылы урман сүзе белән башланса да урманга шактый гына ерак урнашкан. Машина анысы бик тиз илтеп җиткерә. Җиләкне, никтер, авылым күптән булмаса да, һәр елны үземнең туган як урманнарыннан һәм болыннарыннан җыярга яратам, күңел гел шунда тарта. Быел да шул теләк белән, яңгырлардан соң сукмак төшүгә, туган як урманнарына юл алдык. Туып үскән җирдән дә кадерлесе юк шул. Андагы һәр агач сине элеккедәй сагынып, назлап каршы алган кебек. Җәйнең иң матур чоры да җиләк җитешкән чорда бит. Урманында нинди генә кошлар сайрамый?! Андагы хуш искә башың әйләнерлек. Болында күзеңнең явын алырлык төрле төстәге матур чәчәкләр; көчле җил искәндә шаулаган агачлар – барысы да балачакны хәтерләтә. Мондый сихри хозурлык бары туган ягыңда гына буладыр ул. Якты хатирәләргә уралып җиләк җыюлары ни тора?! Бу чорда җиләкчеләр берсеннән-берсе уздырырга теләгәндәй җиләк җыйса, печәнчеләр кызып-кызып печән әзерли. Әлбәттә, хәзер элеккеге кебек кул чалгысы белән печән чапкан беркемне күрмәссең. Трактор белән пешкән җиләкле болын үләнен чабып куйганнар, ул кибүгә трактор килеп теземнәргә сала, икенче көнне килеп пресслый. Чабылган печәннең эше бетүгә тагын яңа урынны чабарга тотына. Менә шулай тракторның күңелле гөрелтесе астында, кошлар тавышын тыңлый-тыңлый дәртләнеп җиләк җыйдык. Ә һава торышы үзгәреп кенә тора. Беркөнне өшетерлек салкын җил иссә, икенче көнгә кояш кыздырган эссесе дә булып куя. Көн кыздыра башлауга зур-зур кигәвеннәр пәйда була. Гел балачактагы кебек, алар беркая китмәгәннәр диярсең.

Беркөн урман буенда үләннәрне аралап җиләк җыйганда бер могҗизалы күренешкә тап булдым. Шул үлән арасына оя ясап, бер кош бала чыгарган. Кечкенә коштыр, оясы да кечкенә. Ә шунда алты кош баласы. Алар әле шундый нәниләр, яңа гына чыкканнар: күрмиләр дә, ишетмиләр дә. Шуңа күрә курка да белмиләр. Бары үлән селкенгәнгә әниләре, дип, белеп ашарга көтеп, барысы да авызларын ачканнар. Әйтерсең, бер кош оясында кызыл таҗларын ачкан әкияти тере серле чәчәк үсеп утыра. Кош йомырка салып бала чыгарганда бу урынны тыныч урын, дип, сайлагандыр үзенчә. Гомер сызыгын бер мизгел, диләр. Бу сүзләр чыннан да дөрес. Ул адәм балаларына гына түгел, ә барлык тереклек иясенә кагыла. Нәни кошчыклар зыян күрмичә исән-имин үсә күрсеннәр. Кесәмдә генә телефон булгач аларны фотога да төшереп алдым.

Менә шулай, җәйнең матурлыгына хозурланып, алдагы елларда да күңелле итеп җиләк җыюлар насыйп булсын.

Роза  Галиәхмәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев