Ямьле язлар килде…
Сәрвәр Хәнипова шигырьләре, хикәяләре белән укучыларыбызга яхшы таныш. Үзе дә гомер буена укытучы булып эшләгәч, иҗатында да күпчелек шул тема өстенлек ала. Түбәндә аның бер хикәясен укучыларыбызга тәкъдим итәбез.
Матур җылы җәйләр узып, көз айлары да якынлашты. Мәктәпләрдә укулар башланды. Балалар чыр-чу килеп, зур дәрт белән мәктәпләргә ашыктылар.
Сәлимә кызыл диплом белән укытучы һөнәре үзләштереп, үзләренең авылыннан ике километр ераклыктагы күрше авыл мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә урнашты. Авыллары якын, әнисе дә ялгызы, олы яшьтә булганлыктан ул эшкә йөреп эшләде. Яшь укытучы дип тормадылар, класс та бирделәр. Мәктәптә укытучылар күп, алар дус, тату гына эшләп киттеләр. Араларында хезмәт укытучысы – Алмас Басыйрович та бар. Ул карап торуга юаш, мөлаем гына, ярдәмчел. Кабинетларда шкафларны урнаштырганда укытучыларның ярдәмчеләре булды. Дәресләрдән соң барлык укытучылар да калып эшләделәр, кабинетларны тәртипкә китерделәр, гөлләр утырттылар. Алмас бик оялчан, яратып йөргән кызы да юк. Сәлимә ата-аналар белән танышу йөзеннән, укучыларның өйләренә йөреп чыкты. Ул ата-аналардан канәгать иде. Балалар да, әти-әниләр дә тырыш, эш сөючәннәр. Сәлимәгә балаларның өйләренә йөреп чыгарга берничә көн кирәк булды. Ул беренче көнне балаларның өйләреннән соң мәктәпкә әйберләрен алырга керде. Шунда аңа Алмас очрады.
- Бик соңга калгансыз бит, Сәлимә Таһировна, кайтырга курыкмыйсызмы? – диде ул.
– Курыксам нишлим инде, башка чара юк бит, – диде аңа Сәлимә.
– Әйдәгез, Сәлимә Таһировна, мин сезне авылыгызга илтеп куям, – диде Алмас.
- Машинам яңа түгел, ләкин ул әйбәт йөри. Сәлимә бик теләп ризалашты. Алар юлда сөйләшә-сөйләшә барып, Сәлимәнең авылына барып җиткәннәрен сизми дә калдылар. Сәлимәнең әнисе, Маһинур апа, кызын капка төбенә чыгып көтеп тора иде.
- Әйдәгез, балам, чәй эчеп китегез, дисә дә, Алмас читенсенеп кермәде. Рәхмәтен әйтеп, кайтып китте. Икенче көнне дә Алмас Сәлимәне китереп куйды.
Алар бер-берсе белән якыннанрак таныштылар. Алмас өйләнмәгән, яратып йөргән кызы да юк, әнисе белән икесе генә яшиләр икән.
Сәлимә үзенең классы укучылары белән әдәбият түгәрәге алып барды. Кыш көннәрендә ул кайтырга караңгыга кала иде. Ата-ана җыелышлары үткәргәндә дә соңрак кайтырга туры килә. Алмас аңа шунда ук ярдәмгә килде. Ул Сәлимәне авылларына озатып куйды. Алмас бик оста хезмәт укытучысы. Кулы белән төймә генә төйми, диләр аның кебекләрне. Агач эшкәртү эшен җиренә җиткереп эшли.
Сәлимә Алмаска ияләшеп китте. Берәр сәбәп белән Алмас эшкә килмәсә, аны күрми торса, юксына башлый иде. Сәлимә Алмаска шулай ук ошый иде булса кирәк. Ләкин ул хисләрен Сәлимәгә белгертми, читенсенә, ояла иде.Беркөнне Сәлимәне авылларына илтеп куйганда аның машинасы туктап калды. Алмас Сәлимәдән уникеле ачкыч сорап алды.Сәлимә бардачокта кечкенә блокнот күрде. Блокнотның беренче битендә ниндидер шигырь юллары күреп алды. Алмас машинаны төзәткәнче Сәлимә блокнотны ачып шигырь юлларын укып өлгерде.
Нигә миңа болай багалар?
Серле күзләр мине гашыйк итте,
Сөюемне кайчан аңларлар?
Бик тә якын миңа, бик тә якын,
Синең нурлы, назлы карашың.
Кайчан аңлашырбыз синең белән
Аңларсыңмы мине, җанашым?
Сәлимә блокнотны тиз генә укыды да, кире куйды.
“Кара, Алмас шигырьләр дә яза икән бит, кемгә язды икән ул аны?” – дигән уй
Сәлимәнең күңел кылларына кагылып үтте. Коллективтагы яшь кызларны күз алдыннан кичереп чыкты, ләкин беркемгә дә туктала алмады.
Чынында Алмас Сәлимәне ошатып йөри иде, ләкин хисләрен белгертә алмый,читенсенә,ояла иде.
Менә кыш артта калып, көннәр язга якынлашты. Кояш җылыта,түбәдән тамчылар тама, боз сөңгеләре сузылган. Карлар эреп, урман ташулары агып елгаларга тулды. Алмас Сәлимәне авылларына илтә китте. Күпердән чыкканда алар елга өстендә шатыр-шотыр боз кузгалганны ишеттеләр һәм туктап бераз карап тордылар. Бозлар берсен-берсе этәреп алга ыргылалар иде. Язгы хисләр аларның күңелләрен тибрәтте, күңел кылларына кагылды.
Икенче көнне Алмас тагын Сәлимәне авылларына илтергә җыенды. Укытучылар арасыннан кемдер:
Анда су бик нык күтәрелгән, күперне алып китмәдеме икән? – диде.
Алмас машинасы белән күпергә якынлашты.Чыннан да күпер агып киткән иде. Елгада су шактый күтәрелгән,ул шаулый-шаулый ага иде. Сәлимә нишләргә дә белмәде, аңа әнисе янына кайтырга кирәк иде.
- Әйдә безгә кайтыйк, диде Алмас, кайткач берәр нәрсә уйларбыз.
Аларны Алмасның әнисе каршы алды.Тиз генә табын әзерләде. Яшьләр ашап алганнан соң кире мәктәпкә барып,Сәлимәнең әнисенә шалтыраттылар, хәлне аңлатып бирделәр. Аннан Сәлимә апасына шалтыратып әнисенең хәлен белешергә кушты. Икенче көнне Алмас Сәлимәне ерак юлдан уратып авылларына илтеп куйды, иртән дәресләргә тикле аны барып алды. Сәлимәне Алмасның әнисе ошатып калган икән.
- Нинди акыллы кыз, улым! диде ул Алмаска.
- Мин үзем дә бик ошатам аны,әни, дип җавап бирде Алмас.
Уку елы тәмамланып килә. Кошлар туган якларына кайттылар.Табигать яшеллеккә күмелде. Беркөнне Алмас Сәлимәне озата китте. Алар юлда туктап табигатьнең матурлыгына сокланып тордылар. Шунда Алмас үзенең хисен Сәлимәгә аңлатты. Сәлимә Алмасның блокнатындагы шигырьнең кемгә багышлап язылганын аңлады.Сәлимә дә Алмаска үзенең хисләрен белдерде.
Сәлимә Алмастан шигырен укуын сорады.
– Юк, мин бит шигырьләр язмыйм, – дип котылмакчы булды Алмас.
– Бир, алайса үзем укыйм шигырьләреңне, – диде Сәлимә һәм Алмасның блокнотын алып укый башлады. Алмас ярамаган эш өстендә тотылган кебек сизде үзен.Сикереп торды да, бераз йөреп алды.
- Көлсәң көл, Сәлимә, миңа барыбер инде хәзер. Димәк,син барысын да беләсең? Яратам мин сине, Сәлимә. Беренче көнне кабинетыңда күргәч үк күңелемә кердең. Һич күңелемнән чыкмыйсың, сине күреп тору минем өчен зур бәйрәм. Мин ул блокнотны юри күз алдыңда калдырдым. Машина да ватылмаган иде, – диде Алмас.
Чынлап егет, чын йөрәктән мәхәббәтен аңлатса, рәхәт икән. Бигрәк тә син теләгән кеше алдыңда йөрәген ачып салса. Кыз торып егетнең артына килеп басты, аның киң аркасына сыенды.
- Алмас, син дә шулай ук минем күңелемдә инде.
Егет кызга таба борылды. Күзләрендә Сәлимәнең йөрәгендә ялкын кабызган якты нур балкышы. Гаҗәп: ул нур элегрәк кабынып кына ала иде дә, бик тиз сүнә иде.Ә бу юлы сүнәргә уйламый да. Егет кызны кочагына алды да, күкрәгенә кысты. Иреннәр бер-берсен эзләделәр. Ниһаять,табыштылар. Язгы ташкын туктамый, ярларга сыймый ургып ага. Алмас белән Сәлимәне киләчәктә матур,бәхетле тормыш көтә иде.
Автор: Сәрвәр Хәнипова, Азнакай
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев