Язның иң беренче көтеп алынган, якты бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан безнең “Гөлстан”чыларыбыз да бик күп шигырьләр язганнар.
Алар гүзәл затларыбыз – хатын-кызлар, әниләребез, әбиләребез турында. Әйдәгез, аларның үзләренә сүз бирик әле.
Асыл зат
Резеда Шәрипова
Табигатьтән бирелгәндер сиңа
Сабырлык,
Авырлыклар килсә бөгелмичә
Калырлык.
Табигатьтән бирелгәндер сиңа
Сихрилек,
Бер күз сирпү белән солтаннарны
Әсир итәрлек.
Табигатьтән бирелгәндер сиңа
Чаялык,
Сиздермичә иң көчлеләрне дә
Чагарлык!
Аңлап-аңлап та аңланмый торган җан,
Синең алда башын игән
Хәтта хан!
Күпмеләрне син акылдан яздырган,
Күпмеләргә илһам, көч һәм дәрт биргән
И асыл зат, син табигать җимеше,
Холыкларның синдә – җитмеше!
Бәйрәм белән, гүзәл затларыбыз!
Роза Галиәхмәтова
Бүген бәйрәм – иң матур көн,
Хатын-кызлар бәйрәме.
Тапшырыйк гүзәл затларга
Иң зур чәчәк бәйләме.
Бар дөньяның хатын-кызы
Бәйрәм итә бу көндә.
Әни-әби, апа-сеңел,
Бишектәге бәби дә.
Язның иң тәүге бәйрәме –
8 нче Март була.
Язгы кояш нурларыдай
Күңел шатлыкка тула.
Ягымлы карашлары да
Наз өләшә һәркемгә.
Аларның йөрәк җылысын
Сүндермәсен беркем дә.
Котлыйк әле һәммәгезне
Шушы бәйрәм көнендә.
Болын чәчәгедәй сафлык
Сарылсын иңегезгә.
Кыю да сез, бик батыр да,
Кирәк икән очучы.
Галәм киңлеген таныткан –
Иң гадел укытучы.
Алдынгы фикер йөртәсез
Җитәкче урыннарда.
Эшчеме сез, табибәме,
Мактаулы һәр урында.
Тик кем генә булсагыз да ,
Гаиләбезнең тоткасы.
Сүндерми саклый беләсез,
Нигездәге учакны.
Кайгы-хәсрәтләр күрмичә
Яшәгез һәрбарчагыз.
Тиңнәр юктыр сездәйләргә,
Әй, фидакарь, хатын-кыз!
Әни икмәге
Халидә Галимова
Иртән торып әни ипи сала,
Борыннарга керә исләре,
Бала чакның якты хатирәсе –
Әниемнең җылы икмәге.
Суынмыйча торсын әле, диеп
Тастымалын алып ябасың,
Ә күзләрең – һаман тәрәзәдә,
Кайтып кермәсме дип, баласы.
Бисмилласын әйтеп кискән чакта
Икмәгеңнең һәрбер телемен,
Уең белән безгә таратасың
Безне сайлыйсың син, беләмен.
Кабат-кабат тагын күәс баса:
Иртәгесен кайтмый калмасмы?
Әниләрнең ризык теләүләре
Саклап йөртә адәм баласын.
Бәйрәм белән, хатын-кызлар!
Җәүһәрия Шәрипова
Хатын-кызлар көне бүген,
Гүзәл затлар бәйрәме.
Чәчәк бәйләмнәре белән,
Котлап алыйк, әйдәле!
Гаиләдә хатын-кызлар,
Һәркемгә олы терәк.
Кайсы өлкәгә кагылма,
Анда сезнең кул кирәк.
Гаиләнең учагында,
Сүндермичә саклаучы.
Әни, әби төшенчәсен,
Горур йөртеп, аклаучы.
Сүнмәс йолдызлар шикелле,
Гел яктыртып янасыз.
Шул кадәрле көч-куәтне,
Белмим, каян аласыз.
Әллә күктәге кояштан,
Бәлки әле айлардан.
Йөрәк тулы сабырлыклар,
Бирелә сезгә кайлардан?
Чәчәкле бу яз бәйрәмен,
Һәрчак каршы алыгыз.
Бүгенгедәй матур булып,
Гүзәл булып калыгыз!
Әниемә
Римма Тинбакова
Ераклардан урап кайтып киләм
Туган якларыма яңадан.
Мине күреп, йөгерә-атлый әнә,
Чыгып килә әни капкадан.
Сагынганмын икән, озак йөреп,
Әнкәй, синең назлы кулларны,
Авыр эшләр, салкын җилләр күптән
Тупаслаган инде аларны.
Тупасланган... Сине күрсәм, әнкәй,
Мең төрле уй кайный башымда.
Басып торам. Сүзсез. Мин һаман да
Сабый әле синең каршыңда.
Хатын-кыз
Сәрвәр Хәнипова
Сөйкемлесе - хатын-кыздыр,
Ничек яратмый була?
Хатын-кыз бит ир-егетнең
Гомерлек яры була.
Матурларның матуры ул,
Гүзәлләрнең гүзәле.
Аннан башка тормышлар юк,
Яшәүләр юк, күр әле!
Мактап җырлыйлар һәрвакыт
Хатын-кыз гүзәллеген.
Ул үзенә сеңдергәнме,
Бар дөнья ямьлелеген.
Хатын-кыз – ул кешелекне
Пар канатлы итүче,
Иман нурына төренгән
Тормышның дәвамчысы.
Хатын-кыздан гүзәлрәк
Һичнәрсә юк, беркем юк.
Аңа тиңләрлек җирдә дә,
Галәмнәрдә тиңнәр юк.
Хатын-кыз – өй Алиһәсе,
Балкып тора нур сибеп,
Өйне ямьли, җылыта ул,
Гаилә учагы ягып.
Әни шәле
Гөлчәчәк Садретдинова
Җан җылысы газиз әниемнең
Күчкән ахры мамык шәленә.
Суыкларда салсам иңнәремә,
Шифа булып сеңә тәнемә.
Күптән инде, күптән таушалса да,
Уем да юк аны ташларга.
Шәлен ябып изрәп йоклатты ич,
Әнкәй мине сабый чакларда.
Кайчак ябам балам өсләренә
Әниемнең җылы шул шәлен.
Минем кебек ул да тойсын иде
Әниләрнең чиксез кадерен!
Ак күңелең төсле йомшак шәлең
Әнкәй миңа һәрчак көч бирә.
Тиңе булмас шушы бүләгеңне
Саклап йөртәм иңемдә.
Нет комментариев