Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Бүген бездә – юбилей

Дөресрәге бүген – 17 декабрьдә безнең иң актив хәбәрчебез, искиткеч матур тел белән язылган, акыллы фикерле, тормышчан, кызыклы язмалары белән укучыларыбыз күңелен яулаган Марат Исхаковның күркәм юбилее.

Азнакай районы Әсәй авылында туып, гаиләсе белән Азнакайда яшәүче талантлы, үткен каләмле хәбәрчебезне юбилее белән котлыйбыз. Сәламәтлек, гаиләсендә иминлек, алга таба да укучыларыбызны кызыклы вакыйгалар, гаҗәеп язмышлар турында проза әсәрләре, китаплары белән сөендерер дип теләп калабыз. Укучыларыбыз игътибарына түбәндә аның язмасын тәкъдим итәбез.

Ихтирам белән: “Маяк” газетасы редакциясе коллективы

Безнең оч әбиләре
Балачак хатирәсе
Марат Исхаков

Без үскәндә бабайлар бик юк иде, булса да берничә бөртек кенә булгандыр. Аның урынына әбиләрдән күп кеше юк безнең очта, кайберләребезнеке хәттә берничә. Шул әбиләр карап үстерде дә инде безне, ничек түземлекләре җиткәндер, бер Аллаһ гына белә. Мәсәлән, әтинең әнисе, минем Зәкия әбине генә алыйк. Әниләр көне буе фермада эштә, өйдә ыжгырып тора торган дүрт малайга ул җаваплы. Өй алай зур булса да, гел идәннән генә йөреп булмый бит инде, стена белән түшәмнән дә йөрелә кайвакыт. Әби безне сүгә тора, без йөри торабыз, нигә йөрмәскә ди, барыбер безне куып җитә алмый бит ул. Кайвакыт без аның сүзен тыңлап, тал чыбыгы алып кайтып бирәбез, сүз чынлыгына, иң-иң кыскасын гына. Әби аптырый инде: “Без үскәндә тал чыбыклыры бик озын була иде, сез гел кысканы алып кайтасыз”, – дип. Хе, анысы бит аның сез үскәндә, ул вакытта бит син бәләкәй булгансың, бөтен әйбер дә зур булып күренгән. Дөресен генә әйткәндә, тал чыбыгының озыннары да бик күп аның, тик әби бит аны матурлык өчен вазага утыртып куярга дип сорамый, ә тыңламаганда безнең сыртка тамызырга дип кайтарта.  Кыскасы, сез аңладыгыз инде, без алып кайтып биргән тал чыбыгының ник кыска икәнен.

Сез инде уйлый күрмәгез, ул әбиләр безне тәртипкә китереп торыр өчен генә икән дип. Алар бит безне ашаталар да, кайвакыт иркәлиләр дә, әле юеш танауларыбызны да, алъяпкычларының эчке ягына сөртеп тә торалар. Тик барыбер да малайлар арасында әбиләрнең тешләре никадәр азрак булса, шулкадәр яхшырак чутлана. Фәрит чыгып мактана инде безгә: “Беләсегез килсә, минем әбинең бер генә теше бар”, – дип. Аңа каршы Дамир: “Ә минем әбинең бер теше дә юк”, – дип авызын томалап куя тегенең. Мактанырсың да шул, аларның әбиләре, тешләре булмау сәбәпле, ипинең йомшагын гына ашыйлар да, ипинең иң тәмле җире – катысы боларга кала бит. Күбенеп бетәләр бугай инде ипи катысы ашап, шуның белән безнең алда мактанулары боларның үзләренчә. Ә мин кайтам да, кабат-кабат әбинең тешләрен саныйм. О-о мондагы тешләр, әллә минекеннән дә күбрәк тагын, ипинең тәмле җире  бик тиз генә эләгергә охшамаган әле миңа монда!

Күрше әбиләр чиратлап безнең Зәкия әби янына биләмгә кереп утыралар. Шунда бәйләм бәйли-бәйли, яисә башка кул эшләре белән шөгыльләнгән уңайга төрле дөнья хәлләре сөйләшәләр. Үзләренең тормыш юлларын сөйләгәннәре бигрәк тә кызык миңа. Айратның әбисе Хәтимә әби,  бер генә тондагы тавыш белән, үзенең чабата сатарга барганын сөйли. Бер кешеләргә кунарга кергәч, бетләрнең күп булып, киемнәрнең селкетеп торганын ничә тапкыр тыңлаганмындыр инде мин, тиздән яттан да белә башлавым ихтимал. Минем әби дә бу вакыйганы инде ничә кат тыңласа да, бүлдереп тә карамый, үз эшен эшли-эшли тыңлавын белә. Телевизор карамаган, гәҗит мазар укырга күзләре күреп бетермәгән әбиләргә шул булгандыр инде бердән-бер мәгълүмат чарасы. Икенче тапкырында күрше Факия әби керә, аннан соң Фатима әби, Маһираван әби, һәрберсенең үз вакыйгасы, сөйләү үзенчәлеге. Алар бергәләп гәпләшеп утырып, ипләп кенә самавырдан чәйләр эчеп, безгә, бала-чагаларга да берәр кәнфитме, кызыл эчле прәникме кыстырып алып килергә онытмыйча, озак кына торып чыгып китә иделәр. Мин шул сөйләшүләренә хәзер анализ ясыйм, никадәр авыр тормыш юлы үткән әбиләребез ник бер зарланып карасыннар! Мин аларның гайбәт сөйләгәннәрен дә, киленнәрен хурлаганнарын да гел хәтерләмим, үзләренең яшь чакларын искә төшерү, авылда булган кайбер яңалыкларны сөйләшү белән чикләнәләр иде алар. Әллә артык-мортык әйбер сөйләнмәскә тормыш өйрәткән, әллә тәрбияләре шундый булган безнең тыйнак әбиләребезнең.

Шулай ук авылда ялгыз әбиләр дә күп, якыннары сугышта үлү, яисә читкә чыгып китү сәбәпле үзләре генә яшәүчеләр алар. Алар үз көннәрен үзләре күрергә өйрәнгән, күбрәк бәләкәй арба тартып, кирәк- яракларын, утын, печәнен дә хәстәрлиләр. Кибеттән капчыгы белән ярма, он ише әйберләрне дә урам буйлап кибеттән өйләренә дә шул бәләкәй арба белән алып кайталар. Без шул әбиләрне күрү белән, утырып торган эскәмбияләрдән сикереп торабыз да, аларга булышырга йөгерәбез. Абыйлар, тәгәрмәчләренә балчык ияргән теге арбаны, тырыша-тырыша тарталар, тәртәсенә тотынып булса да мин дә барам, чөнки арбаны өйләренә кадәр алып барып җиткергәч, барыбызга да, түгәрәк сары, яисә шикәр комына каткан алсу яисә ак төстәге эшләпә кәнфит эләгә. Кире кайтып эскәмбиягә утырып, авызларыбызны чапылдатып, тәмләп теге кофетларны ашап бетерәбез дә, киләсе бәләкәй арбалы ялгыз әбине көтә башлыйбыз.

Безнең Зәкия әби елга берничә тапкыр Түбән Якый авылына, кызлары Рәхимә апаларга кунакка бара. Ул вакытта безнең өй ничектер хуҗасыз, бушап калган сыман тоела. Тик әби кунакта озак тормый: “Җен төсле балаларың, туйдым болардан, үземнең оныклар янына кайтам”, – дип безнең яңга кайтып китүен Рәхимә апа гомеренең соңгы көннәренә кадәр көлә-көлә сөйләде. Шулайдыр шул, гарчә алары да аның оныклары булсалар да, үзең үстергәне кадерлерәк булгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев