Бала бәхете
“Гөлстан”чылар арасында Сәрвәр Хәнипова исеме күпләргә таныш.
Ул шигырьләр, эчтәлекле хикәяләр яза. Газета укучыларыбызга аның гыйбрәтле бер хикәясен тәкъдим итәбез.
Алия белән Ринат бер-берсен бик яратып йөрделәр. Алар кавышып биш ел яшәделәр. Кызганычка каршы, никтер аларның балалары булмады. Алар бик күп урыннарга барып каралдылар, ял йортларында булдылар. Үзләренең табиблары:
– Сезнең балагыз булыр, сез икегез дә сәламәт бит, көтегез! – диде. Ринат өметен өзмәде. Алар бер җәйне көньякка, диңгез буена бардылар. Икесе матур гына ял иттеләр. Бер көнне Алия үзен начар хис итте. Алар ул көнне су коенырга һәм кояшта кызынырга тиешләр иде. Алия диңгез буена бармаска булды. Табиб та аңа кояшта кызынмаска кушкан иде. Ирен үзен генә җибәрде.
– Бар, бераз ял итеп кайт!, диде ул аңа мине саклап ятмассың бит инде. Ринатның берүзе генә барырга теләге булмаса да, барырга булды.
Көн шундый матур, җиләс, кояш кыздырыпмы кыздыра. Судан чыгасы да килми иде аның.Ул бераз йөзгәннән соң судан чыгып, үзе әзерләп куйган җәймәгә ятты. Ком шундый кызган аяк белән басмалы да түгел. Аның янәшәсенә матур гына чибәркәй чыгып җайлашты. Алар танышып алдылар. Ул хатын үзен “Гөлия” дип таныштырды. Ялгызы гына килгән икән, якташлар булып чыктылар. Күрше оешмада хисапчы булып эшли икән. Алар шактый вакыт сөйләштеләр, көн төшкә авышты. Ринатка төшке ашка кайтырга кирәк иде, ул Гөлия белән саубуллашып кайтып китте.
Алия балконга чыгып, иренең кайтканын көтеп тора иде. Алар ресторанга барып ашап килделәр, бүлмәләрендә телевизор карадылар, кичкырын һавага йөрергә чыктылар. Икесе дә диңгез буеның матурлыгына сокланып, күктәге йолдызларны күзәтеп,шактый гына вакыт урамда утырдылар.
– Әйдә керик инде, – диде Алия, – Мин бераз арып киттем, хәлем бетеп тора.
– Әйдә соң керәбез, йокларга да вакыт җитеп килә, диде Ринат аңа.
Икенче көнне дә Алия су керергә бара алмады, никтер аның эче авыртып тора иде. Ринатка ул көнне дә берүзенә генә барарга туры килде.Теге гүзәлкәй дә шунда иде. Алар, сөйләшә-сөйләшә, суга керделәр, бергә янәшә йөзделәр, кояш астында кызындылар. Эчәселәре килгәч, якындагы кафега кереп, чәй дә эчеп чыктылар. Кабат коендылар.Төшкә Алиягә бераз хәл керде,төшке аштан соң ире белән бераз ял иттеләр дә, диңгез буена киттеләр. Ринат Гөлияне диңгез буенда башка очратмады. Алар калган бер атна ялларын күңелле генә ял иткәннән соң, өйләренә кайттылар.Туган як шул арада да шундый сагындырган. Икесе дә эшкә чыктылар. Алияне эшендә бик көткәннәр, чөнки шифаханәдә массаж ясаучылар җитешми иде.
Шулай көннәр үтә торды. Соңгы көннәрдә Алия ирендә үзгәрешләр сизде. Ул ирен үзеннән читләшкәндәй тойды. Ринат эштән соңарып кайткалый башлады. Ә бер кичне ул бөтенләй дә кайтмады.
- Эштә кыенлыклар туды, шуңа икенче сменага калырга туры килде, дип аңлатты хатынына. Аннан соң: “Бер атнага командировкага барам”, – дип бөтенләй дә югалды. Иренең эшенә барды Алия. Аңа иренең эшеннән киткәнлеген әйттеләр. Алия аптырап калды, нәрсә уйларга да белмәде. Тора-бара кеше аша гына иренең Гөлия исемле хатынга йортка кергәнлеген ишетте. Алия үзенең күкрәк астында Ринатның баласын йөртте. Ир кайгысын карындагы баласы белән юанып басты ул. Авырлы икәнен иренә әйтәлмичә дә калды бит. Көннәр үтә торды. Алия бик матур, иренә охшаган малай алып кайтты. Ринатны эзләмәде, хыянәтен гафу итәлмәде. Эшенә дә иртәрәк чыкты,чөнки яшәргә акча кирәк иде. Әле эштән соң да эшләргә туры килде. Беркөнне Алияне массаж ясарга чакырдылар. Алия баласын калдырырга урын тапмады. Азатны үзе белән алып барырга туры килде. Алия массаж ясаган бала авыру иде. Азат әнисенең эшен күзәтеп утырды, китап карады. Эш тәмамлангач алар китәргә җыендылар. Шул вакыт баланың әтисе кайтып керде. Алияне күргәч, бераз хәрәкәтсез басып торды. Алия улын җитәкләп китәргә теләде.
– Алия, тукта, ашыкма! Ни хәлләрең бар? дип Алиягә дәште ир. Аның күзе Алия җитәкләгән балага төште. Аптырап китте. Малай Ринатка шулкадәр охшаган иде. Алия баласын җитәкләп тиз генә чыгып китте. Ринат нишләргә дә белмәде, дулкынланудан аның битләре ут кебек янды.
Икенче көнне ир очрашып, аңлашырга теләп, Алиянең эштән чыкканын көтеп торды:
– Алия, – диде ул, – хәлләр ничек? Безнең улыбыз бар икән бит?
– Минем улым, – диде Алия. –Синең улың өегездә.
– Мин ялгышымны аңладым, син мине кабул итмәссең, дип уйладым, гафу ит мине, Алия, – диде Ринат ачынып. – Юк ул минем улым түгел, кешенеке. Безнең аралар Гөлия белән күптән суынды инде.
Гөлия Ринат белән көмәнен яшерергә теләп очрашкан. Артыннан йөри башлаган һәм үзенә тартып алган икән. Ринат Алия янына бик кайтырга теләгән.
... Алиягә балалар бакчасыннан улын алырга кирәк иде. Аның белән Ринат та барды. Кечкенә Азат Ринатка карап:
– Сез минем әтиемме? – диде.
– Әйе, улым, мин синең әтиең, – диде Ринат баланы күтәреп алып. Бала Ринатны кочаклап алды. Ул бакчада малайларны әтиләренең килеп алуына бик кызыга иде. Менә аның да бит әтисе бар икән.
Алия аларга карап сокланып торды. Ул да бик сөенде,чөнки Ринатны бик тә ярата иде.
Алар өчесе бергә балалар паркына бардылар, таганнарда атындылар, карусельләрдә әйләнделәр, урамнарда йөрделәр. Бала шулкадәр арыды: әтисенең кулында тынычлап иркәләнеп йоклап китте. Иртән күзләрен ачуга:
– Мине бакчага әтием илтәме? – дип сорады ул.
– Әйе, улым, әйе, – диде Алия. Юлда барганда Азат бер кулы белән әтисен, икенче кулы белән әнисен җитәкләп, сөенә-сөенә барды. Бакчага баргач, Азат сөенеп:
– Әнисә Сәлимовна, минем дә әтием бар, дип, әле әтисен, әле әнисен кочаклап алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев