Баҗай мунчасы (Шаян хикәя)
Юмор остасы Халидә Галимованың шаян хикәясен тәкъдим итәбез. Бәйрәм ялларында иркенләп, ял итеп укыгыз.
Бәрәңге сабагы чабып яткан Заһир, кесәсендә шалтыраган телефон тавышына эшен туктатып торырга мәҗбүр булды. Тагын теге көне буе баш катырган мошенниклармы, диеп тозлап-борычлап җавап бирмәкче иде, Чаллы баҗасы Булат икәнен күргәч, чалгысын коймага терәп утын түмәренә барып утырды. Башта хәл-әхвәл сорашып, яңалыклар сөйләшеп алганнан соң, тегесе шалтыратуның төп сәбәбенә күчте.
– Баҗа, ял көнне сезне көтеп калабыз, кәнсә кәнис теге мунчаны төзеп бетердем. Ничә ел синекендә кердек, давай хәзер минекендә дә кереп кара әле. Атказ ни принимай, ату үпкәлим.
Шулай дип телефонны да куйды. Заһир тирдән ялтырап торган пеләшен хатынының иске халат итәгенә сөртеп беразга уйга калды. Булатка нәрсә аңа, атыбыз юк урамда, кайгыбыз юк буранда, диеп тик утыра ул. Заһирныкы кебек абзарда сыеры мөгрәп, тавыгы кыткылдап, казлары какылдап утырмый. Бакчадагы туктамас яңгырдан бәрәңгесе дә эчерми. Тик икенче яктан бердәнбер баҗаң өч ел буе салган мунчасын күрсәтергә чакырып ята икән, ничек бармый каласың. Инде ничә еллар алар кайту белән Заһир иң беренче итеп мунчасын дөрләтеп җибәрә, ике ир рәхәтләнеп әллә ничә тапкыр себеркенең яфрагы беткәнче чабынып, бер-берсенең юкә мунчала белән аркасын ышкып, аннан хуҗаның мунча өйалдында аларны көтеп утырган гармунын тартып, икесе ике тавышка ишек алдындагы тавык-чебешне куркытып рәхәтләнеп, мунча түшәмнәрен дер селкетеп җырлап утыралар иде. Барып кайтмый булмый инде. Аннан хатыны Зәлифә дә сеңлемне үлеп сагындым, Чаллы базарын да урап кайтасым килә, диеп колак итен ашый иде.
Бәрәңге сабагын чабып бетергәч, өйгә кереп, бабасы Гарифулла әйтмешли, общий калхузный сабраниеда, хатыны белән бер кичкә мал-туарны күршеләргә калдырып, бәрәңгесен Аллаһка тапшырып, Чаллыга яңа мунча күреп кайтырга барырга булдылар.
Икенче көнне авыл күчтәнәчләрен төяп, иртән иртүк юлга кузгалдылар. Соң бер караганда мескен авыл кешесенең нинди күчтәнәче булсын инде аның. Шул өч литр сөт, җиде йөз граммлы банкада каймак, ике кәрәз бал, ике бройлер тавык, бер үрдәк, илле йомырка, карлыган, җиләк вәринҗәсе, мәтрүшкә, бер сарык боты. Шул инде. Ул шәһәр кешесе кайта ул төянеп. Иң алдан Берлинны алган кебек балдызы Әнисә килеп керә кулына ике кибет пирогы, бер кило кәнфит тотып, артыннан пакетына өч шешә пиво, бер яртысын кыстырып баҗасы теркелти. Менә бу күчтәнәч тек күчтәнәч инде.
Ярар, ничек кенә булса да туганнар бит, менә якын итеп иң беренче Заһирны чакырган бит әле. Өч сәгать дигәндә баҗаларының дачасына барып та җиттеләр. Кышын шәһәрдә торып, җәен шул Чаллыдан ерак түгел генә урында йорт алганнар иде Булатлар. Кайткан саен менә мунчаның бу төшен эшләдек, теге төшен болай иттек, диеп мактанып ала иде. Юлдан ашап-эчеп , бераз сөйләшеп утыргач, баҗасының йомыркага кыткылдаган тавык кебек тизрәк мунчасын күрсәтәсе килгәнен күреп алар хатыннары күрмәгәндә генә авылның тагын бер күчтәнәче, Заһирның ярты литр “төнлә туганын” җиң эченә тыгып бакча юлыннан атладылар.
Алай тышкы яктан матур гына күренгән мунчаның бусагасыннан 45 размерлы тапочкасы белән атлап керим, диеп ишекне ачуга баҗасы алдан атылып кереп, тиз генә аяк астына иске келәм ташлады. Бусагада яткан чуар киез матурлык өчен генә, басарга ярамый икән. Мунча өйалдындагы ак диванга да шәрә арт шәриф белән утыру тәтемәде. Аңа иске кухня өстәленең клеенкасын җәеп кенә утырып була икән. Юлда йөреп арган аякларга да рәхәтләнеп чапы-чопы мунча идәнендә чәпелдәп йөрү бәхете дә эләкмәде, алдан әзерләп куелган резин тәпечкәләр кияргә туры килде. Аларның барысы да кытай дуслар ясаган булу сәбәпле, Заһирга аякларын икегә диярлек бөкләп тыгып караса да берсе дә ярамагач, теге булнис бахиласын эләктерергә туры килде. Инде рәхәтләнеп юынырга дип пластмасс ак урындыкка утыруы булды, ансы да йөз килолы авыл абзыеның гәүдәсе астында яңа туган бозау кебек дүрт тәпие дүрт якка аерылды да китте. Идәнгә лапылдап утырган баҗасыннан бигрәк тә яңа урындык кайгысыннан Булатның бөтенләй төсе китте. Хатыны белән кичә генә базардан кайтарып куйганнар иде бит. Заһир үз чиратында бәрелгән беләген уып, теге җиңгә тыгып алып килгән “даруын” кабып алгач, аякларын сузып мунча идәненә утырып шатыр-шотыр юына башлады. Булат исә янып-пешеп аның мунчаласыннан чәчрәгән сабын күбекләрен стенага ябештерелгән яшел плиткадан сөртә торды. Юынып бетергәч, баҗасы хатынының кыйммәтле шампунен мул итеп учына салып юынганын күреп, бөтенләй өнсез калды. Заһир мунча өйалдына чыгып теге ак диванга утырмыйча тагын идәнгә чүмәште. Булат ул вакытта идән буйлап баҗасының чабынганнан калган себерке яфракларын берәмләп җыеп ята иде. Мунчала дигәне дә ачуым да бер килмәгәе, уч төбенә сыйган бер кибет күбеге, тәненең бар җиренә барып та җитмәде кебек, Памир тавында йөргән таракан кебек кенә тоелды. Инде кинәнеп авылча берничә таз белән коеныйм, дип башлаган Заһирга баҗасы су счетчигына ымлап мунчаның соңгы рәхәтен дә бетерде. Киенү шкафындагы ак йомшак халат, сөлге ишесе дә күз күрке өчен генә булып чыкты. Багажниктагы гармунга мунча күрү бәхете бөтенләй дә тимәде. Идәнгә чүгәләгән килеш кенә калган яртыны кагып бетереп, баҗалар экрен генә өйгә атладылар.
Авылда өчәр сәгать кергән мунчаны бер сәгать тә кермичә кайткан ирләргә карап Зәлифә бераз аптырап калды. Хатынының сораулы карашына Заһир кул селтәп йокы бүлмәсенә кереп китте.
Авылда булса әле иртән дә барып тагын бер юынып кайталар иде ике баҗа, монда андый кысташу булмады, икенче көнне мунча җилләргә тиеш икән. Аннан Булат болар базарда чагында теге мескен урындыкны рәтләү белән мәшгуль булды.
Инде хушлашып кузгалганда Әнисә бөтен дөньяның байлыгын салган кыяфәт ясап, бер кибет пирогын, бусы җизнәйгә, диеп бер шешә пивосын багажникка салып куйды.
Исән имин кайтып җитү шатлыгыннан Заһир иң беренче эш итеп үзенең корым сарып бераз бүрәнәләре каралган, өйалды идәненә ике бала аунап үскән иске одеял салынган, утырырга биш кеше җәелеп утырырлык агачтан ясалган скамейка куелган, кайнар суга кайчандыр нефтьтә эшләгән күршесеннән бер литрга сатып алган торбадан ясалган хикмәт зур бачогы, салкын суы бакча ягыннан кертелгән краны, инде ару гына төсе уңган чуар сөлгеләр эленгән мунчасына карап куанып куйды. Аннан соң агач эшкәртү станогын кабызып, баҗасына мунча урындыгы ясарга кереште. Ике көн буе йорт саклаган соры песи хуҗаларның кайтканына куанып, мунчаның ачык өйалды ишегеннән урынына кайтып утырган гармунны күреп, кояш җылыткан агач такта өстенә ятып, тәмле йокыга талды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев