Азнакайлылар «Татнефть» нең китап презентациясендә: автографлар, җылы сүзләр һәм якташларыбыз өчен горурлык
Шимбә көнне «Әлмәт» мәдәни үзәгендә 2025 елда «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан нәшер ителгән тугыз яңа китапны тәкъдир итү кичәсе узды.
Холлда башланган автограф-сессиядә авторлар укучылар белән аралаштылар, ә китапларга озын-озын чиратлар тезелде.
Азнакай районыннан килгән делегация өчен бу вакыйга аеруча истәлекле булды. Сәхнәдән беренче булып хөрмәтле якташыбыз, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Илдус Гыйләҗевның «Шигырьләрдә калам» китабы тәкъдир ителде. Быелгы тугыз автор арасында Азнакай район газетасы журналисты, шагыйрә Нәсимә Фазлыева да лаеклы урын алды. Тамашачылар аның «Кояшлы өй» дип аталган балалар өчен шигырьләр җыентыгы презентациядә иң якты китапларның берсе булуын билгеләп үттеләр.
«Һәр китап – үзенчәлекле бер дөнья, – диде чараның рәсми өлешен ачып, "Татнефть" генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин. – Безнең бурыч – аларны укучылар өчен ачып, мәдәни мирасыбызны саклау һәм яңа талантларга ярдәм итү».
Презентация компания 1997 елдан бирле алып бара торган «Рухият» программасының бер өлеше булды. Шушы дәвердә инде 270тән артык китап дөнья күргән, алар барысы да бушлай Татарстан буенча китапханәләргә, мәктәпләргә, музейларга һәм социаль учреждениеләргә таратыла.
Кичәдә тел белгечләре, җәмәгатьчеләр бик эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Чара матур концерт программасы белән үрелеп барды, кунакларда бәйрәм хисе һәм яхшы китап һәрвакыт үз укучысын табар дигән ышаныч калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев