Укучыларыбыз игътибарына язучы Гөлчәчәк Садретдинованың гыйбрәтле язмасын тәкъдим итәбез.
Әнисе артыннан ишек ябылуга Рәфиснең эчендә нидер өзелгән кебек булды. «Эх, әни, әни, сине кунак та итә итә алмадым. Ичмасам, озатып булса да керим...» дип ишеккә борылды, әмма...
Рәфисне әнисе кечкенәдән бөтен назын, мәхәббәтен кызганмыйча, үзе ашамаганын улына каптырып, үзе кимәгәнен аңа кидерергә тырышып, һәръяклап җил-давылдан саклап үстерде. Болай да әтисез үсә, кимсенә генә күрмәсен газиз балакае. Эшләячәк, кирәк икән-көне-төне, икешәр, өчәр эштә хезмәт куяр, әмма улыкаен укытып, кеше итәр. Вәсимә үз алдына шундый максат куйды. Һәм үз дигәненә иреште дә.
Бүген Вәсимәнең улы иң дәрәҗәле университетларның берсен тәмамлаганлыкка кулына диплом алачак. Ана кеше өчен моннан да олы куаныч була аламы? Очып кына йөри ул әнә бәхеттән. Тизрәк улы кайтып керешкә тәмле пирогын, итле бәлешен өлгертергә кирәк. Бәйрәм бит бүген, олы бәйрәм! Рәфисе ниһаять белгечлек буенча кулына документ ала. Алай гынамы, сөйгәнен дә бүген әнисе белән таныштырмакчы.
Уйларны бүлеп, ишектә кыңгырау чылтырауга, Вәсимә бер мәл югалып калды. Булачак килен ди бит. Нинди икән ул аның газизкәен үз иткән кызыкай? Улына тиңме? Аны хөрмәт итәрдәйме? Мең сорау йөгереп үтте бер мизгел эчендә ананың башыннан.
— Әнием, кадерлем, бу сиңа!- Рәфис кулындагы гүзәл чәчәк бәйләмен әнисенә сузды. — Ә бусы минем дипломым. Бу дипломдагы билгеләр — сиңа булган бар хөрмәтем, әни!
— Рәхмәт, балакаем! Мин бу көнне бик зарыгып көттем, — диде Вәсимә дулкынлана-дулкынлана улын кочып алып. Бәхетле ананың әлеге мизгелләрдә яңагы буйлап шатлык яшьләре тәгәрәде...
Ана белән улының бер-берсенә сыенышып торуы Руфиягә генә бер дә ошап бетмәде ахры.
— Исәнмесез, миңа да керергә мөмкиндер бит, — диде ул дорфалыгын яшереп тә тормыйча.
— Иии, балакаем, әлбәттә, әлбәттә, кунак кызыбызны каушаудан күрми дә торам икән лә, — диде Вәсимә, Руфияне аркасыннан кагып.
— Әнием, бу — Руфия, минем сөйгән кызым. Руфия, бу минем-әнием, таныш булыгыз! — дип, тиз генә килеп туган кытыршылыкны төзәтергә ашыкты Рәфис.
Вәсимә аларны көне буе йөгерә-чаба үзе әзерләгән мул табын артына чакырды. Әле бәлешен кисте, әле чәен ясады. Йөгереп кенә торды бәхетле ана. Улы да ике сүзнең берендә әнисен мактарга, аңа рәхмәтен җиткерергә ашыкты. Ә бу хәлләр Руфиягә бер дә ошамады. «Маменькин сыночек» диде ул эчтән генә. «Килен булып килим әле, өйрәтермен мин сезне тәртипкә!»
Сизде ике арадагы киеренкелекне ана йөрәге, сизмәде түгел. Соңрак улына да бу хакта әйтеп карады. Тик, Рәфисе:
— Әнием, Руфия начар кыз түгел. Ул бераз туры сүзлерәк сүзлесен, әмма, күңеле чиста аның! — дип, Вәсимәнең авызын яба килде.
— Ярый, балам, үзең сайлаган, сиңа яшисе. Нинди генә очракта да Аллаһ тәгалә ташламасын үзеңне! — диде башка чарасы калмаган мескен ана.
Ә килен килде. Ничек кенә килде әле. Шәһәрнең иң кыйммәтле ресторанында туйлар үткәрттереп, иң кыйммәтле туй күлмәкләрен алдыртып, Вәсимәнең гомер буе җыйган акчасына чит илләргә барып ширбәт айларын уздыра-уздыра килде. Ял вакытында ук Рәфисен кисәтеп куйды. «Мин синең әниең белән яшәргә җыенмыйм,» — диде.
Рәфис кыенсына-кыенсына булса да, әнисенә Руфиянең сүзләрен җиткерде.
— Иии бала, бала, мин бит сине кисәттем. Ярый соң, җаны теләгән елан ите ашаган. Мин Сәвия апаң янында Р. шәһәрендә яшәрмен. Ул да берүзе, күптән үзе янына чакыра. Сезгә ике бүлмәле фатирымны калдырам, -диде газизе өчен җанын да бирергә әзер ана.
Руфия теләгәненә иреште. Кайнанасы бертуганы янына икенче шәһәргә күчеп китте. Рәфисне инде хәзер үзе теләгәнчә боргаларга да була. Әйе, Рәфис Руфиясенең сүзен сүз итеп яшәде. Уллары, кызлары тугач та кулларында гына күтәреп йөртте хатынын. Вәсимәгә генә оныкларны килеп күрергә рөхсәт булмады. «Исәйсеннәр әле бераз. Балалар кечкенә чакта еш чирли. Я берәр зараза эләгер әниеңнән» — диде хатыны Рәфискә. Рәфис әлбәттә инде әнисенә җайлап кына әлеге хәбәрне җиткерде.
Көтте Вәсимә, оныкларының исәйгәнен көтте дә, көннәрдән бер көнне сабырлыгы бетеп, бүләкләрен алып, юлга кузгалды. Әллә нишләп бу арада сәер-сәер төшләр дә кергәләде үзенә. Ниндидер кызыл ут, шул ут эчендә улы Рәфисе басып тора, үзе кулларын изәп нидер әйтергә тели төсле... Тик, менә нишләптер аяклары гына бер дә күренми. Ана әлеге сәер төшне инде берничә тапкыр күреп куркып уянды. «Хәерлегә генә булсын, хәерлегә генә...» — дип юрады ул калтыранган иреннәре белән.
Вәсимә улына алдан киләсен әйтеп куйган иде. Рәфисе аны балалар белән вокзалда каршы алды. Балалар әбиләрен беренче генә күрүгә карамастан бик тиз ияләштеләр үзенә. "Әй, бәхет йомгакларым минем "дип, әле берсен, әле икенчесен күкрәгенә кочып, сөя-сөя күз яшь сөртте Вәсимә. Алар кайтып кергәндә Руфия өйдә юк иде. "Кибеттә фәләндер"диде Рәфисе. Ә Вәсимә үзенең ярты гомере узган фатирын сагынган иде, бик сагынган. Сагынмаслык мени. Күпме хатирәләр сеңгән бит бирегә. Ире Сарим белән ул исән чакта бик матур яшәделәр. Рәфисе белән әниле — уллы иң бәхетле минутлары шушы фатирда узды. Ә хәзер әнә үзенә охшаган ике дәвачысы үсеп килә, рәхмәт төшкерләре...
Фатир ишеге ачылып китүгә бусагада Руфиянең лимон капкандай сытык чырае шәйләнде. "Исән-саумы, кызым!«дип, аңа таба кулларын сузып күрешергә атлады Вәсимә. «Исәнмесез, — диде коры гына Руфия. — Рәфис, син оныттың мени әниеңә әйтергә, бүген бит безнең важная встреча, минем высокопоставленный кунакларым чакырулы бирегә. Хәзер нишлибез инде?»
— Иии, балалар, тишек баш инде мин, тишек баш, миңа бит кичке рейска җитешергә кирәк, Сәвия апаң, берүк кайтып җитә күр диде. Авырыбрак калды ул. Хәзер, хәзер, өсләремә генә киям дә....
Вәсимә тиз-тиз җыена башлады. Ике онык ике ягыннан «Әби, кал, әби китмә!» дип килеп сарылды.
— Соң, әни, чәй дә эчмәдек бит әле... —дип Рәфисе газ тирәсендә кайнаша башлады.
— Юк, улым, рәхмәт, әле иртән эчкәне дә төшеп бетмәгән. Эчәрбез, Аллаһ боерса, яңадан... Әнә алып килгән күчтәнәчләрне үзегез тәмләп авыз итәрсез дип, әле бушатырга да өлгермәгән ике зур сумкага ымлады ана. — Бары үзегез генә исән булыгыз!
Әнисе артыннан ишек ябылуга Рәфиснең эчендә нидер өзелгән кебек булды. «Эх, әни, әни, сине кунак та итә итә алмадым. Ичмасам, озатып булса да керим...»
Әмма, Руфиясе ишеккә аркылы басты. «Кая чабасың күзеңне-башыңны тондырып, хәзер заказлар китерәләр, кунаклар килгәнче табын әтмәллисе бар!»
Тәрәздән ерагая барган әнисенең шәүләсен озак карап торды Рәфис. Рәнҗеп киткәндер төсле тоелды аңа әнкәсе. Рәнҗемәгән генә булсачы...
Ана кеше үз баласына рәнҗиме соң инде. Вәсимәнең күңелендә ачы бураннар дуласа да, яраларын учларына кысып түзде. Үзе һаман: "Балакаемны хәвеф-хәтәрләрдән саклый күр!"дип пышылдады.
Ананың төн йокыларын качырган хәвеф-хатәр кызганычка каршы озак көттермәде. Бер кичтә эшеннән үз машинасында ашыгып өйгә кайтып килгәндә Камаз йөк машинасы астына килеп керде Рәфис. Бу хәл күз ачып йомган арада булды ки, ни булганын үзе дә аңышмый калды ул. Аңына килгәндә хастаханә ятагында ята иде инде.
— Яңадан тууыгыз белән! — дип, моңсу гына елмайды аңа карап шәфкать туташы Гөлнур.
— Рәхмәт —диде Рәфис, күз яшьләрен көчкә тыеп. — Туташ, ә нишләп мин аякларымны сизмим? Нишләп гәүдәмне селкетә алмыйм соң?
— Чөнки сезгә катлаулы операция ясадылар. Тынычланыгыз, бар да яхшы булыр, — дип, яшьле карашын читкә күчерде Гөлнур.
— Ә хатыным Руфия? Балалар? Минем хакта белделәрме? Алар килделәрме? Мине биредән кайчан чыгарачаклар? — дип, бер-бер артлы сорауларын тезде Рәфис.
Эх, белми иде шул ул үзенең шушы фаҗигадән соң ике аяксыз калуын, Руфиясенең аны күрүгә "отказ"язуын, балаларын алып башка шәһәргә күченеп китүен берсен дә белми иде.
— Хатыныгыз чит илдә командировкада, диделәр. Ә балалар укудан бушамый. Хатыныгыз әниегезнең адресын калдырган иде, без аңа хәбәр бирдек, бүген ул килергә тиеш сезнең янга. Әйтерсең лә аның киләсен сизеп күзләрегезне ачтыгыз! Ана мәхәббәте — могҗизалар тудырырга сәләтле шул ул! — диде моңсу гына табибә кыз.
— Әнием....Әнием... кичер мине, әнием! Синең догаларың бик тә кирәк миңа хәзер, әнкәй!
Рәфис калтыранган иреннәре белән җыр сузды:
Ташлама, әнкәй, ташлама,
Мине изге догаңнан....
Ә бу вакытта ишек бусагасына сөялгән чал чәчле ана газизенең әрнүле йөрәк авазына кушылып, өзек-өзек сулкылдый иде...
Нет комментариев