Ә нишләп әле мин булдырмаска тиеш!
“Хезмәт чыныктырган балалар без”, – ди каләмдәшебез Гөлчәчәк Садретдинова. Укучыларыбыз игътибарына Гөлчәчәкнең хезмәт тәрбиясе турында язмасын тәкъдим итәбез.
Әйе, чыннан да, без-эш тәмен тоеп, татып, хезмәт белән чыныгып үскән буын вәкилләре. Бәлки, авылда үсүнең дә монда катнашы байтак булгандыр. Чөнки, мәктәптә укыган чорлардан ук, без колхозда нинди эш бар, барысын да эшләп чыктык дияргә дә ярыйдыр, мөгаен.
Бүгенгедәй хәтеремдә, безнең 5-6 нчы сыйныфларда укыган чаклар. Бригадир Гыйният абый әйтерсең безнең каникулга чыкканны гына көтеп торган. Иртәнге тәмле йокы вакытында аның өйгә килеп кергәне һәм әнидән мине сыер савырга эшкә барырга кодалау сүзләре әкрен генә колакка керә:
«Тыңла инде, Мәүҗидә, кызың үзеңә охшаган, булдырачак, мин әйтте диярсең!»
Әни инде әлбәттә әкрен генә мине уята:
«Кызым, Гыйният абыең сине эшкә чакырып килгән бит әле, булдыра алырсың микән? Бер апаңны берничә генә көнгә ял иттерәсе, ди.»
Әнинең “Булдыра алырсыңмы?” дигән сүзләре минем йокыдан айнып бетмәгән баш мие күзәнәкләремә башта тиз генә барып җитми тора. Аннан, кинәт кенә: “Ә нишләп әле мин булдырмаска тиеш!” – дигән уй яшен тизлеге белән сигнал биреп, мине тәмам аякка бастыра
«Барам, әни, акчасы да булыр!»
Бу җөмләне мин ниндидер бер өмет, горурлык хисләре белән әйтәм. Чөнки, әнигә ярдәм итәсе килү теләгем шулкадәр көчле. Әнә бит ул безне, 3 баласын, аякка бастыру өчен берүзе өчәр эштә маңгай тирен түгә. Иптәш кызым Энҗенең әнисе дә сыер савучы булып эшли. Әнә ул да берәүне ял иттерергә килгән. Димәк, мин үзем генә түгел. Болай булгач, ярыша-ярыша эшләячәкбез инде!
Колхоз сыерларын саву – үзе бер тарих инде ул. Һәр кешегә 15-20ләп сыер туры килә иде дип истә калган. Ул сыерлар арасында яшь таналар да, бозаулаганнары да, инде картаеп, сөтләре кими башлаганнары да очрый. Гомер буе сыер сауган апалар савым сыерлары станга кереп басмыйчарак торса, аклы-күкле итеп бер кычкырып җибәрәләр мин сиңа әйтим. Икенче карауга сыер койрыкларын чәнчеп урынына кереп тә баскан була. Ә без әле алай кычкырырга өйрәнмәгән. Сыерлар да безнең йомшаклыкны сизеп, мутланырга күп сорап тормыйлар. Кайчак җилемнәрен юганда әллә кытыкланып, әллә усаллык күрсәтеп, койрыклары белән биткә шундый итеп сыдырып җибәрәләр... Менә шул вакыт үзеннән-үзе тавышны күтәрергә сәбәп чыга! Әле ул гынамы, кайвакыт имчәкләренә каптырылган аппаратны тибеп очырып, бөтен эшне бозып куя торганнары да очрый алар арасында. Бидоннан сөтне чиләккә агызып торганда аягын тыгып алырга да күп сорап тормый кайберләре. Олы-олы чиләкләр белән сөтне махсус сөзгечле чанга илтеп саласың. Күпме сөт сауганыңны исәпләп баручы махсус кеше бар. Тәртибен бер төшенеп алуга, җырлап кына бара инде аннан эшләр. Иртәнге 5тән 8ләргә һәм кичке 4тән 7гә кадәргә сузыла якынча эш сәгатьләре.
Гыйният абыйның “берничә генә көнгәсе” икешәр, өчәр атнага сузыла кайчак, чөнки җәй көне ял итергә теләк белдерүчеләр күп. Хуҗалыктагы тавык чүпләп бетерә алмаслык мәшәкатьләр чоры шул ул җәй. Ә безнең сынатырга исәп юк. Әле кайвакыт ындыр табагына ашлык аертырга да эшкә дәшә безне Гыйният абый. “Минем кызларым, молодец!” – дип салпы якка салам кыстырып торгач, ничек тыңламыйсың инде. Анда ашлыкны чистарта торган махсус агрегат –машиналар бар. Аның белән гадәттә ир-атлар җитәкчелек итә. Без шул агрегатларга басудан кайткан ашлыкны агач көрәкләр белән этеп кертәбез һәм ул бер якка чүбен аттыра, икенче якка чиста ашлыкны аерып чыгара. Һәр эшнең үз кызык яклары була.
Безнең тырышып эшләгәнне күреп, тагын да җаваплырак эшләргә куялар вакыт-вакыт. Бер елны җәй айларында классташым Энҗе белән икебезне кыр станында колхоз эшчеләренә ашарга әзерләргә пешекче итеп куйдылар. Белмим, ничек шулкадәр җаваплы эшкә ризалык бирергә җөрьәт иткәнбездер ул чакны? Чөнки һәрбер азыкны – ярмасын, ипиен, итен эшчеләр санынча тигез итеп бүлеп чыгарырга кирәк бит әле. Ә без япь-яшь балалар. Менә шундый кыю да, күндәм дә, тырыш та балалар булганбыз инде. Пешергән ризыкларны олы-олы абзыйлар мактый-мактый ашаганда, үзгә бер рәхәт була торган иде күңелгә.
Әле минем басудан кайткан икмәкләрне үлчәү бүлегендә дә, үзебезчә, авылча итеп әйткәндә “биса”да эшләгән чакларым да булды. Монда да төгәллек, һәм никадәр игътибарлы булу кирәклеген аңлыйсыздыр.
Ә инде әниләргә бүлеп бирелгән өчәр гектар чөгендер җирен утаулар мәңге онытылырлык түгел. Безнең балачакның “гүзәл мизгелләре” нәкь менә шул чөгендер басуларында үткәндер дә мөгаен. Әнинең: “Балалар, акчасы да, писүге дә була бит”, – дигән сүзен аяк астына салмыйча өчәр кат утый идек шул гектарлы чөгендер басуларын. Иртә таңнан кояш кыздыра башлаганчы күбрәк эшләп калырга тырышып, кәтмән белән дылык-дылык көннең буе телләрне аркылыга тешләп кич кенә өйгә кайтып егыла идек. Абый барыбер дә хәйләкәррәк: “Су алып киләм“, – дигән булып кайтып китә дә, балык тотарга, яки су керергә элдерә. Ә шулай да өйдә пешереп алып килгән йомырканы тозга манчый-манчый яшел суган һәм авыл ипие белән “бүсүләр” күңелгә чөгендер басуындагы иң күңелле мизгелләр булып уелып калган. Аның тәмлелекләре-е-е! Ә чәй турында әйтеп тә торасы түгел. Ул чәй булганда иң тәмле лимонадларың, иң тәмле сокларың бер кырыйда торсын!
Инде уку башлангач та, тик тотмыйлар без авыл балаларын. Шул җәй көне утаган чөгендерләр инде шактый зур булып үскәннәр. Башта аларны йолкып өяргә кирәк. Аннан сабакларын олы махсус пычаклар белән кисәсе. Соңыннан машиналарга төягәч, шикәр заводына озаталар. Менә каян килеп чыга икән ул писүк дигәннәре! Яңгырлар башланганчы без шулай колхозга ярдәм итәбез. Бу безнең өчен үзенә күрә бәйрәмгә тиң рәхәт бер чор, чөнки өй эшләре эшләп, дәрес әзерләп чиләнәсе юк! Иң мөһиме – яңгыр гына яумасын. Яуса, эш харап, андый көннәрне кабат укырга барырга туры килә. Әле ул чөгендер кискәндә, укытучыларга күрсәтми генә, сабагын пычак белән аттырып җибәреп, бер-беребезне куышып йөрергә дә өлгерә идек. Көз көне басуларда калган салам яндырулар да үзенә күрә бер рәхәт мизгелләр булып күңелгә кереп калган.
Хәзер уйлап-уйлап утырам да, безнең чор балалары барыбер дә җаваплы, сак булган икән дип уйлап куям. Кулга пычак, шырпы тотсак та, ярый әле киселмәгәнбез, пешмәгәнбез. Бәлки бу безнең өлкәннәрнең сүзен тыңлаудан, аларны хөрмәт итүдән дә килгәндер, кем белә...
Безнең балачак эш белән үтсә дә, сагынып сөйләрлек, искә алырлык мизгелләре бик күп булган, шөкер! Хәзерге балаларга карап, аларны кызганып та куям, хәтта. Эш сөймәс, ялкаурак сыман никтер алар бүген. Барысы да димим, әлбәттә. Бәлки, әти-әни тәрбиясеннән дә киләдер бу, кем белә. Чөнки, күпчелек ата-ана баласын артык эшләтмәү яклы. Физик эш баланың сәламәтлеген какшата, дип тә уйлаучылар адым саен диярлек. Ә бит киләчәк кайчан да булса шул балалар кулына калачак икәнен дә онытмасак иде.
Ә шулай да, бүгенге язмамны оптимистик рухта тәмамлыйсым килә минем. Юкка гына безнең халыкта: “Эше барның – ашы бар!” димәгәннәр. Шулай булгач, зарланмыйбыз әле! Тәндә көч, егәр барында эшләп яшәү үзе җан рәхәте ич ул!
Гөлчәчәк Садретдинова, Азнакай шәһәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев