Ә без яшибез әле
Якташ язучыбыз Халидә Галимова шаян хикәяләре белән укучыларыбыз күңелен яулап килә. Түбәндә аның тагын бер шаян хикәясен тәкъдим итәбез.
“Күрәсең булса, күркә талап үтерә”, – ди торган иде минем мәрхүмә әби. Бөтен халык мәш килеп Яңа ел бәйрәм итәргә әзерләнеп ду кубарып чапканда, авырып егылдым бит мин, җәмәгать. Суыткыч тулы ризык, урындык артына яңа күлмәк эленгән, юк инде торырга хәл юк, имансыз авырту бөкләп салып куйды диванга. Ничә төрле дару эчеп карадым, файдасы юк. Башка әллә нинди уйлар керә башлады. Мин әйтәм, әллә Газраилнең планы тулып җитмәде дә, авыл кырыендагы соңгы йорт булгач, безгә туктады микән? Алай дисәң, мин монда причем? Әнә диванда телевизор карап утырган абзагыз миннән биш яшькә зурырак. Барыбер шул диваннан тора алмый, алып китсен телевизоры белән бергә. Мин бит әле яңа җитмешне ваклап барам. Яңа бераз акыл утыртырга маташам, ансы да һаман утырып бетми. Шул яшьтә нинди үлем турында уйлау инде ул. Ятам шулай авырту кимеп тә карамый. Аның өстенә теге суыткычтагы салатларны кызганып йөрәк сыза башлады. Бер бетсәң, бетәсең бит ул. Ул салатларга шыңгырдап мең ярым акча кереп китте бит. Ашап булмаса иртәгәгә әчеп әрәм була бит инде алар. Теге диван каравылчысына синең салатың ни дә, үзең ни. Экранга карап, сызгырып җырлап утыра бит, җаныкайларым. Шуңа карап ятып та ачудан егылып китәрсең. И үтте бит гомеркәйләр шушы имгәк белән. Түбән оч Зөлфәткә чыккан булсам шунда, ичмасам башымнан сыйпап янымда утырган булыр иде, бәлки. Мине күрсә, гел пеләшен сыйпап карап кала бит ул. И булмады бәхеткәйләрем, бәхетле кеше Яңа ел төнендә чирләп китә димени, бәхетле кешенең мең ярымлык салаты әрәм була димени? Шулай үземне үзем җәлләп, елап алгач йоклап киткәнмен. Икенче көнне дә авыру бетмәгәч яшәүдән өмет өзеп, бу дөньяда каласы әйберләрне барлап чыктым. Җыеп та куелган икән, ни алып китеп булмас бит инде, ни калдырырга җәлке. Теге диван каравылчысының бүресе улый инде. Бер атнадан кияү егете булып йөри башлый бу. Мин дә мир тилесе бит инде, кеше арасында кеше төсле булсын, дип оныкның туена өр-яңа кәчтүм-чалбар алып кигерттем бит, дивана. Мине озату белән киенеп-ясанып, мыегын каралтып кәләш эзләп чабачак бу. Юк инде, абзыкаем, болай ятып булмас, дип икенче январь көнне тегене диваныннан торгызып киттем бит болницага. Халык бәйрәмдәдер мин әйтәм, кеше әздер дигән өметләр белән ишектән атласам, әнекәем, әллә тагын бар халык бәйрәм өстәленнән шунда гына килеп утырган. Кайсысы аяк белән, кайсысы таяк белән, кыямәт көне икән, диярсең. “Приемный покой”, дип язылган аралыкта өч яшь кенә кыз утыра. Бәйрәмнең бар бизәкләрен дә юып тормаган, уянып та бетмәгән бу бахырлар үзләренең ни эшләп утырганнарын, бу халыкның аларны нигә бимазалап йөргәнен дә аңламый кайсы телефонда, кайсы яртылаш күзенә төшкән ясалма керфекләрен күтәргәләп як-якларына каранып алалар да, эшлекле кыяфәт ясап кәгазь актара башлыйлар. Бу тикле халыкны күргәч теге сәвит заманында чират торган вакытлар искә төшеп киттеме, этә-төртә мин шул кызлар янына килеп бастым. Берничә тапкыр дәшкәч, теге керфеген бихисап озын тырнагы белән күтәреп озак кына карап торгач саф татарча
- А вам что надо, дип куйды.
Мин кайда икәнемне онытып чак кына:
- Один хлеб, один батон, димәдем.
Бик яхшылап, бөтен көчемне җыеп кайчан авырый башлаганымны, кай җирем авыртканны, нинди дарулар эчкәнне сөйләп чыкканнан соң бу теге керфекне тагын күтәреп куйды да:
- Говорите по русски, я не поняла, дип ушымны алды.
Мине сөйли белмәс, дигәндер инде, теттереп тагын да бер кат урысча:
- Менә тут болит, и тут болит, и здесь болит, дип каршысына басып, бар җиремне күрсәтеп чыккач, теге керфекләрен ике кулы белән күтәреп, исең китмәле акыллы сүз әйтте.
- Вам хирург нужен наверно.
Күренеп тора бу бала берничә дәрестә булган бит, эч авыртканда хирург кирәк икәнен белгәч, өмет юк түгел. Зур өметләр баглап ярты сәгатьләр утыгач, мин тагын теге кыздан врач кайчан булуны сорадым. Бусында ул керфеген күтәреп тормыйча гына
- Җдите, будет, дип куйды.
Шул чагында мин йөрәк пристубы белән килгән булсам, теге суыткычтагы салатларны, җыйган бөтен дөньямны, ишек төбендә мине китерә килеп, балыкчы дустын очратып нигә килгәнен дә онытып рәхәтләнеп гәп сатып яткан ир кисәгенә калдырып, китеп барган булыр идем инде.
Теге хирургны көтүче бер унлап кеше егерме мәртәбә чират өчен талашып, егерме тапкыр дуслашып, бер-беренә барлык авыруларын сөйләп чыгып, бер сүздән булып, барлык врачларның тетмәсен тетеп чыктылар. Балалары хәле авыр, – дип иң алга каталка белән килеп баскан әби берничә тапкыр йөгереп бәдрәфкә барып килергә, килеп җитәргә өлгермәгән малаен эт итеп сүгәргә, аннан бераз телефонында чокынып утырырга җитеште.
Шул чак кемдер:
- Әнә хирург төште, дигән тавышка мин кайчандыр талонга колбаса чиратында торган җәһәтлек белән табиб каршына ыргылдым. Миннән алда каталкасын үзе этеп әби сыпыртты.
Инде врачыбызны куып җиттек, дигәндә генә ул кувшиннан чыккан Хоттабыч карт сыман каядыр эреп юкка чыкты. Эзли торгач, бер бүлмәдән барыбер таптым бит тегене. Юк, яңадан синнән калу юк, энем, дип артыннан йөри-йөри сөйлим мин моңа. Ул лифтка керсә, мин дә керәм, ул кем беләндер сөйләшсә, янында басып торам.
Бер ярты сәгать шулай йөри торгач:
- А что вы за мной ходите? дип сорап куйды бит бу.
- А за кем мне ишшу ходить, мал мал молодая булсам, син за мнуй бегал бы, – мин әйтәм.
Шуннан миннән туеп китепме, бик акыллы уй килепме УЗИга юллама биреп, күздән югалды бу бала. Ничек кирәк алай УЗИына кереп, тагын бер сәгатьләп эзләп табып, теге кәгазне тоттыргач, бик озак карап торды да, мине хатын-кызлар врачына барырга кушып бөтенләйгә юкка чыкты.
Китте апагыз терек-терек больница буйлап. Ир дигәне минем бүген точно үлмәсемә ышанып, үзе ачтан үлүдән куркыптыр капкалап алырга, дип өйгә юл тотты. Суыткыч тулы ризык барында чирле хатын кайгысы мени инде ул.
Хатын- кыз врачы үзе ир-ат икәнен күргәч, бераз башны кашып тордым да, яулык белән битемне каплап, кереп яттым инде кушеткага. Ни эшлисең, алай-болай булсам, кылган гөнаһларым белән бусын да ярлыка инде, Аллакаем, дия-дия.
Врачы болай бик укымышлы булды бугай, бу яшьтә точно авырлы түгел икәнемне әйтеп куандырды, аннан бераз уйланып торгач, больницага бәйрәмнәр узгач тагын бер килеп китәргә кушып, озатып җибәрде. Ярты көн йөреп, шушы чаклы яхшы врачларның файдасы булдымы, теге суыткычтагы салатларны әрәм итәсе килмәүдәнме, теге ир дигәне килеп алгач, мин бәлки соңгы ризык җыюымдыр, дип тәмләп утырып ашадым. Диваны белән ярты көн күрешмәгән абзыем да телевизорын кабызып, тәмләп кырын ятып, гырлап җибәрде. Урамда шарт-шорт салют шартлаталар, кемдер музыка куйган, вәпчем тормыш дәвам итә, җәмәгать. Мондый искитмәле медицина, диван тутырып яткан ирең, суыткыч тулы ашалмаган салатлар барында ничек яшәмисең инде аны.
Мин әле дә исән сау, ә инде башымнан үткән хәлләргә ышанмасагыз икенче январь көнне больницага барып карагыз.
Халидә Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев