Ык буйлары тартты
1991 елдан алып, 30 елдан артык (!) Таһир Гыйниятуллин үзәк сырхауханәдә рентгенолог булып эшләде
Авылның абруйлы укытучысы Зенфирә һәм хуҗалыкта баш механик булып эшләгән Зәйнулла Гыйниятуллиннар гаиләсендә дүрт баланың икенчесе булып үскән Таһирның кечкенә чакта очучы булу хыялын бик аңларга була. Ык буеның бөдрә таллары янәшәсеннән җәйрәгән яшел тугай хәтфәсендә зәңгәр күккә багып күңелеңә рәхәтлек ал да, шул чиксезлекне гизү турында хыялларга ничек ирек бирмә икән?! Урта мәктәпне тәмамлау белән шул хыялы аны очучылар әзерли торган уку йортына алып китә. Әмма… алып барып кына җиткерә алмый… Юл мәшәкатьләре белән тәүге имтиханга соңга калган егет шул ук елны солдат күнитеге кия…
Хәрби хезмәттә үткән вакыт – сынаулар да үз йогынтысын салган, күрәсең, мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаган Таһир, аннан кайткач, медицина институтын сайлый. Булачак тормыш иптәше белән дә шунда танышалар. Ульян өлкәсендә укытучылар гаиләсендә туып-үскән чибәр, чая кыз – группа. Бер-беренә гашыйк булган ике йөрәк бишенче курста тормышларын бергә бәйли. Яшь әни булуга карамастан, Илһамия институтны кызыл дипломга тәмамлый. Интернатураны икесе дә Азнакай үзәк сырхауханәсендә үтә. Ямьле Ык буйларын ташлап китә алмыйча, яшь педиатрлар шушында эшкә дә кайталар. Бераздан Таһир Зәйнулла улы районның баш педиатры итеп билгеләнә. Үзфикерле, таләпчән, максатчан белгеч алда туган каршылыкларны да әнә шул сыйфатлары белән җиңеп чыга, ничек кенә булмасын, табиб антына тугры калып, кечкенә пациентлар мәнфәгатен кыю яклый, саклый. 1991 елдан алып, 30 елдан артык (!) Таһир Гыйниятуллин үзәк сырхауханәдә рентгенолог булып эшләде. УЗИ, ФГДС кебек һәм инде башка заманча технологияләр кулланылганчы, төп тикшерү чарасы рентгенология булып, олы тәҗрибәгә ия табиб никадәр гомерләрне саклап калуда үз өлешен керткән!
Үзенчәлекле бу белгечлеккә дә аның кебек тәвәккәлләр генә алынаядыр. Фидакарь хезмәте дә лаеклы исемнәр белән бәяләнгән анын: районның, тармакның, профсоюзларның күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларының иясе, Татарстанның Мактаулы Сәламәтлек сагы хезмәткәре, медицина өлкәсенең Мактаулы ветераны. Тынгысыз, җаваплы хезмәте өстенә, ул күп еллар районның медицина өлкәсендә профсоюзлары берлеген җитәкли.
Фатирларны чират белән биргән, тормыш кирәк-яракларын талон белән алган катлаулы чорлар тудырган авырлыкларны да лаеклы җиңеп чыгарга туры килгән аңа.
Гомерен балалар сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган бүгенге районның баш педиатры Илһамия Карип кызын да районыбызда белмәгән кеше юк. Балалар сырхауханәсендәге мең төрле мәшәкатьләр өстенә медицина буенча семинарлар үткәрүдә дә, район күләмендәге төрле өлкә чараларында да файдалы чыгышлары белән катнашырга да, депутатлык эшенә дә вакыт таба ул. Аның табиблык тәҗрибәсен өйрәнеп тәүге сынауларны узган никадәр яшь белгечнең шушы дәверләрдә алыштыргысыз остазы булган!
Көннән-көн яңарып торган алымнар, цифрлы технологияләр заманында һәрчак үзбелемеңне үстереп торырга кирәклеген дә яшь белгечләргә гел сеңдереп, төпле киңәшләре белән таяныч булып, яңа башлангычларында үсендерүче булып тора Татарстанның атказанган табибы, сырхауханәнең балалар бүлеге мөдире Илһамия Гыйниятуллина.
Гыйниятуллиннар гаиләсендә әти-әнигә охшап тырыш, максатчан кызлар үскән. Олы кызлары Залина республиканың социаль яклау министрлыгында бүлек җитәкчесе, Айсылу табиб-дермато-венеролог. Җәйләрен әби-бабай янына башкадан дүрт онык кайтып, яшәешкә тагын да ямь, мәгънә өстиләр. Таһир Зәйнулла улы үзенең 70 яшьлек гомер үренә җитеп килә. Азнакайлылар сихәтлеген кайгыртып шулай бер-бер артлы еллар үтеп киткән. Үзенә дә ныклы сәламәтлек телибез. Гаилә җылысында, балалар, оныклар куанычында әле озак еллар гомер итәргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев