Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Гаилә - ил терәге

Гомере хезмәттә үткән

Ул чор балаларының күбесенеке кебек, Татшуганның иң хөрмәтле кешеләреннән берсе Зөлхиҗҗә Йосыпованың да балачагы сугыш вакытына туры килә.

Әтиләре сугышка алынганда кечкенә кызчыктан башка гаиләдә тагын алты бала кала. 1942 елда әтиләре Габдрәкыйпнең хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә. Балаларын ничек тә саклап калырга теләгән әниләре дә, кул арасына кергән кызлар, малайлар бер эштән дә тартынып тормый.
– Ничек кенә авыр булмасын, әни малларны бетермәде. Ул чорда ике сыерыбыз, кош-кортлар, сарыкларыбыз бар иде. Алар ярдәмендә исән калдык та инде без, – дип искә ала ул михнәтле елларны Зөлхиҗҗә апа.
16 яше тулгач ул чактагы “Эконом” колхозының дуңгызчылык фермасына эшкә керә. Аннан ике ел буе Владимир шәһәрендә торф эшләрендә дә катнаша яшь кыз. Татшуганда кайткач, берүзенә 60 бозау бирәләр. Терлек торакларын төзекләндерү, җылыту дисеңме, барысын да үзенә башкарырга туры килә аңа. Әмма күңел көрлеген җуймый Зөлхиҗҗә Йосыпова. Аннан, лаеклы ялга чыкканчы, 30 ел дәвамында сыер савучы булып эшли ул, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була.
Тормышка чыгып, Әнвәр ага белән алар биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген онык-оныкчыклар бәхетенә тиенеп яши Зөлхиҗҗә апа.
Гөнаһсыз балачак, ялкынлы яшьлек еллары үтсә дә, чәчләренә ап-ак бәс кунып, инде хәрәкәтләре дә салмакланса да, күңеле, йөрәге һаман япь-яшь калган аның. Авыр заманнарны кичергән, “ыһ” та итми баш басып җигелеп эшләгән ветеранның бүгенгесе бик тә бәхетле.
Бу көннәрдә Зөлхиҗҗә Йосыпова тәбрикләүләр кабул итте. Аны гомер бәйрәме - туган көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, авыл җирлеге башлыгы Мансур Хәертдинов, якыннары котлап, изге теләкләрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев