Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Гаилә - ил терәге

Гаилә учагы беркайчан сүрелмәсен

Дүшәмбе көнне Ютазы районы ЗАГСының никахлашу залында ил буйлап сәяхәткә чыккан “Россия йөрәге” гаилә учагы утын азнакайлыларга тапшыру тантанасы булды

Билгеле булганча, ел башында Мәскәүдә ВДНХда узган «Россия» күргәзмә-форумында гаилә учагын кабызып, Гаилә елына старт биргәннәр иде. “Россия йөрәге” уты белән лампадалар илебез төбәкләре буйлап йөри, республиканың төрле шәһәрләрендә гаиләләргә бирелә.
Бүген утлы капсуланы Ютазы районында яшәүче Ирина һәм Евгений Абрамовлар гаиләсеннән азнакайлылар – Резеда һәм Ирек Хәмидуллиннар гаиләсе кабул итеп алды.
Бу уңайдан Азнакай шәһәренең Никахлашу сараенда район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында тантаналы чара да узды. Хәмидуллиннар гаиләсен әлеге истәлекле көн белән тәбрикләп, район башлыгы да аларга изге теләкләрен җиткерде:
– Гаиләгездә сөю, мәхәббәт уты беркайчан сүнмәсен, сүрелмәсен, әлеге лампадагы кебек дөрләп янсын. Бу учакның ялкыны районыбызның һәр гаиләсен җылытып торсын иде, – диде район башлыгы.
Әсәй авылында гомер итүче Хәмидуллиннар гаиләсе – районыбызның иң хөрмәтле гаиләләренең берсе. Резеда белән Ирек биш бала тәрбиялиләр. Гаилә башлыгы 2022 елда өлешчә мобилизация башлангач, хәрби хезмәткә чакырыла. Өлкән уллары Денис та бүгенге көндә контракт буенча хәрби бурычын үти. Тик торуны белмәгән Хәмидуллиннарның 90 башка якын малы булган крестьян-фермерлык хуҗалыгы да бар. Балаларын да үзләре үрнәгендә тәрбияли әти белән әни: һәркайсы илебезнең чын патриотлары булып үсәләр, барысы да хезмәт сөючәннәр. Балаларга ышану, аралашырга вакыт табу, кирәк булганда ярдәм итү һәм хуплау мөһим, дип саный алар.
– Гаилә бәхетен бөртекләп төзү өчен, бер-береңне хөрмәт итәргә, бер-береңне ишетә, аңлый белергә кирәк. Тыңлый белергә генә түгел, ә нәкъ менә ишетә белергә кирәк. Мондый тантаналы чарада катнашу – безнең өчен зур мәртәбә генә түгел, җаваплылык та. Районыбызның һәр гаиләсе нык булып, шатлыклы мизгелләр генә кичерергә язсын, – ди Хәмидуллиннар.
– Элек-электән ут кешегә җылылык, яктылык бирүче булган. Йөрәкләр җылысын символлаштырган бу ут Азнакайда 15 апрельгә кадәр булачак, – диде район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Хәсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев