Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Гаилә - ил терәге

Азнакайда йөкле хатын-кызлар катнашында очрашу узды

Шәһәрнең 21нче “Сандугач” балалар бакчасында «Тормыш турында кайгыртып. Абортларны профилактикалау һәм ата-ананың культурасын, статусын һәм кыйммәтләрен күтәрү» дип исемләнгән чара узды.

Анда район җитәкчелеге, иҗтимагый совет вәкилләре, ЗАГС бүлеге, хатын-кызлар оешмасы, мәгариф бүлеге белгечләре катнашты. 
  Очрашуга  2 нче, 3 нче, 4 нче, 5 нче сабыйларын көтүче әниләр чакырулы иде. Аларны район башлыгы урынбасары Роза Галеева сәламләде:


«Без үз районыбызда сезнең өчен уңайлы шартлар тудырырга тырышачакбыз, безнең район территориясендә бала тудыру  да, яшәве  дә рәхәт һәм җиңел  булсын өчен мөмкинлекләр булдыру өстендә эшлибез. Сезгә гаилә бәхете, иминлек телим.»


Районның Хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева мондый чараларны күпләп үткәрү абортларга профилактика булып саналуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, җирлегебездә ай дәвамында  бәби алып кайтырга җыенучы әниләр өчен осталык дәресләре дә үткәрелгән, мәчетләрдә очрашулар оештырылып, вәгазьләр  укылган, сулыш гимнастикалары, йөзү буенча чаралар кертелгән.

“Бу айлык кысаларында үткән чаралар  ел буена дәвам итәр дип уйлыйм. Шуларның берсе – бассейнда йөзүгә бүген 20ләп булачак әни йөри, атнаның ике көне йөкле хатын-кызлар өчен  билгеләнгән”, - диде Эльвира Галиева.


 Чара барышында бәби көтүче ханымнар өчен музыка, аның уңайлы йогынтысы, тәэсире  хакында күнекмәләр бирелде, осталык дәресләре үткәрелде. Булачак әниләр музыка  коралларында уйнап, биеп, күңелле аралаштылар. Әлеге очрашу -  җәмгыятьтә ана һәм балаларга сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруның бер өлгесе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса