Кыш көне башлыксыз йөрмәгез!
Ноль градустан түбәнрәк температура булганда урамга яланбаш чыгарга ярамый, дип кисәтә белгечләр.
Баш тирәсендә кан әйләнеше бозыла, шуңа да баш авырта, чәч коела башлый. Дымлы, салкын көннәрдә бәйләнгән йон башлык кию фарыз. Баш тиресе һәрвакыт суларга тиеш, шуңа да кысып тора торган авыр баш киемнәре кимәгез. Бу шулай ук чәч коелуга да китерә. Кышын күпләр чәчләренең тиз майлануыннан, һәр көн диярлек юарга кирәклегеннән зарлана. Шуңа да көн дә кулланырга ярый торган шампунь алырга, юганнан соң бальзам сөртеп чайкарга кирәк. Чәчне исә иң кулае – агач тарак белән тарау.
Фото https://pixabay.com.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев