Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Азнакайлыларга август аенда бакча эшләре турында киңәшләр

Болар турында турында сөйләвен сорап, ТР буенча “Россельхозцентр” ФДБУның Азнакай районы буенча бүлек җитәкчесе Маргарита Хәсәншинага мөрәҗәгать иттек. Аның киңәшләре азнакайлыларга бик файдалы булыр.

Августның  беренче декадасында төп культураларны җыеп алалар. Мәсәлән, төсле кәбестә, брокколи, баллы борыч, фасоль, яшел укроп. Ташкабак, кагыйдә буларак, 20-25 см. булганда җыеп алына. Аз гына коңгыртлана башлауга баклажаннарны да җыярга кирәк. Юкса, яшелчә кытыршылана һәм ачы тәм керергә мөмкин. Кыяр һәм помидорлар һәрбер 2-3 көн саен, ныклап өлгереп җиткәнче, җыела.

Мәгълүм булганча, җәйнең соңгы аенда алмаларның иртә сортлары, груша, сырганак, крыжовник өлгерә. Уңышны коры көндә җыю зарур. Җыйганда черек, зарарланган яшелчә-җимешләрне шунда ук ташларга кирәк, юкса алар икенчеләрен дә зарарлыйлар. Алма, грушаның авыр ботакларына терәү кую, я агачка бәйләү зарур. Бәрәңгенең иртә сортларын казып алыгыз, кояшта киптерегез.

Август аенда кайбер культураларны кабат утыртырга мөмкин. Мәсәлән, редиска яктылык аз булган көннәрне ярата. Бушаган мәйданнарга салат, укроп, петрушка, һәм башкаларны утыртырга мөмкин. Әче торма һәм шалкан да утыртырга була, саклауга куярга булса, тагы да яхшырак. Борчакның иртә сортларына өстенлек бирегез.  Сусыл, тәмле борчаклар белән сыйланып тору өчен аларны һәрбер 10 көн саен утыртып торырга кирәк. Июль-август – пекин кәбестәсен утырту өчен бик яхшы вакыт. Август азагында орлык сарымсагын утырта аласыз. Аны 15 см. тирәнлектә утыртырга кирәк. Август – җиләк утырту өчен иң кулай вакыт. Яшь мыекчалар ул вакытка инде ныгып китәргә өлгерәләр. Аны һәрбер өч-дүрт ел саен яңа урыннарга күчеререгә кирәк. Бушаган урынга берни дә утыртасыгыз килмәсә, аны чүп үләннән арындырып, буш калдырырга була.

Август туфракны сәламәтләндерү өчен иң кулай вакыт. Моның өчен сидераль культуралар: горчица, арыш, люцерна утыртырга кирәк.  Үсеш чорында мондый культуралар туфракны көпшәкләндерәләр, һава һәм дым белән туендыралар. Алар бигрәк тә балчыклы туфрак өчен файдалы. Ә инде комлы туфракка килгәндә алар аны тагын да ныгыталар. Туфракны юылудан, ярылудан, кибүдән саклыйлар. Язын утыртырга бер ай кала туфракны сидератлардан арындырып, икенче культура утыртуга әзерлиләр.

Әгәр дә бакчагызда чүп үләннәре күп икән, алар белән соң көзгәчә көрәшергә кирәк. Йомшарту, чүп үләннәрен тамыры белән казып алу һәм башка эшләр башкарыла. Чүп үләннәре туфракка нәрсә җитмәвен ачыклыйлар. Мәсәлән, алабута органик ашламалар кертергә кирәклеге турында сөйли.

Август аенда җиләк-җимеш агачлары аеруча тәрбия сорый. Аларны фосфор һәм калый белән тукландырырга икрәк. Август азагы, сентябрь башында мүк җиләге, сирень, чия, кызыл карлыган кебек куакларны утырталар. Бу айда чәчәкләр белән дә шөгыльләнергә кирәк. Бүлбеле үсентеләрне, пионнарны аерып күчереп утыртырга, розаларның иске корыган ботакларын кисеп алырга кирәк.

Соң җитешә торган тамыразыклардан (кишер, чөгендер), шулай ук кыяр кәбестәдән тыш бу айда корылык булмаса, су сибү эшләре туктатыла. Бигрәк тә кишер түтәлләрен карау зарур. Дым җитмәсә, алар ярылалар һәм имгәнәләр. Агачларга су сибүне туктатырга, әмма әгәр дә коры һәм эссе һава торышы сакланса, тулысынча ук туктатмаска кирәк. Җиләк-җимеш куакларының бу вакыттта киләсе ел өчен чәчәк бөреләре формалаша, шуңа күрә аларга дым кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев