Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә республикада 12 майдан үзизоляция режимының кайбер кагыйдәләре йомшарды.
Моннан соң гражданнарга өйдән чыгу өчен эш бирүчедән белешмә яки смс-код алу таләп ителми. Әмма карарга кертелгән яңа үзгәрешләр нигезендә сәүдә һәм хезмәт күрсәтү объектларына кергәндә, транспортта пассажирлар һәм багаж ташыганда, шул исәптән таксида да, шәхси саклану чаралары — медицина битлеге яки респиратор һәм перчатка кию мәҗбүри.
Санитар нормаларның үтәлешен тикшерү буенча полиция хезмәткәрләре даими рейдлар уздырып тора.
Нет комментариев