Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЭКОЛОГИЯ

Азнакайда урман хуҗалыгының 2025 елгы эш йомгаклары, 2026 ел сезонына әзерлек мәсьәләләре каралды

Бүген районда Азнакай урман хуҗалыгы һәм Азнакай урманчылыгы хезмәт коллективларының 2025 елдагы эш йомгакларына, шулай ук 2026 елның янгын куркынычы янаган чорына һәм урман культуралары сезонына әзерлек бурычларына багышланган киңәйтелгән утырыш узды.

Чарада Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.

Утырыш эшендә шулай ук Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Айдар Халиуллин, Азнакай урман хуҗалыгы,  Азнакай урманчылыгы җитәкчеләре  Эдуард Чикуров һәм Рамил Зиннуров, хезмәткәрләр  катнашты.

Киңәшмә барышында узган елдагы урман хуҗалыгы учреждениеләре эшчәнлегенең күрсәткечләре җентекләп тикшерелде. Утырышта катнашучыларның аерым игътибары техниканың һәм шәхси составның алдагы янгын куркынычы янаган сезонга әзерлеге, урман торгызу буенча планнарның үтәлеше һәм 2026 елга урман культуралары запасын формалаштыру мәсьәләләренә юнәлдерелде.

Сүз уңаеннан, Азнакай районында урманнар 46000 гектар мәйданны били. “Татарстанның чиста урманнары» республика акциясе кысаларында  урманнарда уңайлы санитар-экологик хәл булдыруга һәм халыкның экологик культурасын формалаштыруга юнәлтелгән чаралар даими үткәрелә. «Урманнар мөһим саклагыч, су саклау, икътисадый һәм социаль функцияләрне башкара, төбәкнең экологик балансын саклауда катнаша. Урманны саклау – һәр кешенең бурычы һәм җаваплылыгы, – дип искәртә җитәкчеләр.

ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары И.Н. Зарипов якынлашып килүче чорга өстенлекле бурычларны билгеләп үтте, ул янгынга каршы куркынычсызлык чараларын көчәйтүгә һәм башкарыла торган урман торгызу эшләренең сыйфатына аерым басым ясады.

Утырыш йомгаклары буенча 2026 ел сезоннарына әзерлекнең конкрет чаралар планы билгеләнде һәм төбәктә урман тармагын үстерү юллары күрсәтелде. Соңыннан хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев