Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЭКОЛОГИЯ

Азнакай районында фаунага мониторинг уздырылды

Азнакай районында табигатьне саклау буенча планлы чараларның чираттагы этабы тәмамланды.

Гыйнвар уртасыннан март аена кадәр муниципалитет территориясендә аучылык ресурсларының санын исәпкә алуның кышкы маршрут исәбе (ЗМУ) уздырылды. Профиль ведомстволары хезмәткәрләре, гадәттән тыш карлы кыш шартларында кыргый хайваннар һәм кошлар популяцияләренең торышын бәяләү өчен, урманнарга чыгуны гамәлгә ашырды.

Чаралар «Хайваннар дөньясы турында» һәм «Аучылык һәм аучылык ресурсларын саклау турында» Федераль законнарга таянып гамәлгә ашырылды. Исәпкә алу эшләренең төп максаты – Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектлары саны һәм динамикасы турында объектив мәгълүматлар алу. Азнакай муниципаль районы территориясендә исәпкә алу эшләрен оештыруны район (районара) хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аерым саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы Рөстәм Сәлахов тәэмин итте.

Ел саен ЗМУ үткәрүгә штаттагы белгечләр генә түгел, ә күрше структуралар вәкилләре дә җәлеп ителә. Эзләр активлыгы мониторингында Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең чик буе ветеринария күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы Фәридә Низаева, шулай ук район ветеринария станциясе хезмәткәрләре катнашты.

Рейдлар барышында хайваннар санын исәпкә алу гына түгел, ә хокук куллану мәсьәләләренә дә аерым игътибар бирелде. Региональ әһәмияттәге «Чатыр-Тау» дәүләт табигый заказнигы башлыгы Илнур Сарваров, шулай ук ТР Гостехнадзор идарәсе вәкиле Шамил Гаскаров белән берлектә контроль-күзәтчелек чаралары уздырылды. Рейдлар табигать саклау законнарын үтәүгә, шулай ук карда йөрүчеләр арасында юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозуларны ачыклауга һәм кисәтүгә юнәлдерелгән иде. Тикшерүләр барышында техникага теркәү документлары булуга, техник тикшерү үтү вакытын үтәүгә һәм йөртүчеләрдә транспорт чараларының бу төрен идарә итү хокукына таныклыклар булуга аерым игътибар ителде.

Кыр эшләре бары тик эзләрне исәпкә алу белән генә чикләнмәде. Белгечләр экологик акцияләрдә актив катнашты. Мәсәлән, «Балык булсын!» программасы кысаларында районның өч сулыгында 95 бәке борауланды. Кышкы балык үлүен булдырмауга юнәлдерелгән чарада 17 штаттан тыш инспектор һәм битараф булмаган гражданнар катнашты. Суның аэрациясе сулыкларны кислород белән туендырырга мөмкинлек бирә, бу кышкы чорда су биологик ресурсларын саклау өчен бик мөһим.

Моннан тыш, әзнакайлылар «Экологик иминлек» милли проекты кысаларындагы инициативаларны хуплап, Бөтенроссия чыпчыклар санын исәпкә алуга кушылды. Проектта катнашучылар кошларны фотосурәткә төшерү генә түгел, ә GPS-навигаторлар ярдәмендә аларның координаталарын билгеләп, алынган мәгълүматларны махсус интернет-порталына юлладылар. Бу күзәтүләр фәнни кыйммәткә ия, орнитологларга синантроп кош төрләренең таралышы һәм саны картинасын күзаллау мөмкинлеге бирә.

Кышкы кар катламының гадәттән тыш калынлыгын исәпкә алып, белгечләр тояклыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән биотехник чараларга аерым игътибар бирде. Урман киңлекләрендә азык базасын яхшырту буенча актив эш алып барыла: район-ара бүлек башлыгы һәм штаттан тыш хезмәткәрләр азыкландыру мәйданчыкларына карда юл салалар, урман хайваннары өчен ашлык, печән һәм ялау тозы китерәләр. Мондый чараларны уздыру кыргый җәнлекләрнең унышлы кышлавына һәм аларнын баш саны тотрыклыгына китерә, ди белгечлэр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев