Яз – чистарыну вакыты.
Шәһәребездә дә һәр тарафта өмәләр гөрли. Аннан Зәңгәр мәчеткә йөрүче мөселман кардәшләребез дә читтә калмады.
– Рамазан ае – изге гамәлләр кылу ае да. Кичә барыбыз да бердәм булып чыгып, паркны ялт иттереп җыештырып куйдык. Җыештырган түгел, чүпләмәгән җирдә чиста була, диләр. Тирә-ягыбыз чиста, матур булса, үзебезгә дә күңелле бит. Матур итеп төзекләндерелгән паркыбызны һәрчак чиста тотсак иде, – ди Зәңгәр мәчет имам-хатыйбы Нәфис Хәкимов.
Нет комментариев